Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мәктәпкә Диңгез флоты ветераннары килде

Узган чәршәмбедә Павел Алексеевич Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат укучылары районның Диңгез флоты берләшмәсе вәкилләре белән очрашты.

Владимир КОРНИЛОВ
Бу очрашу 30 октябрьдә Россиядә Хәрби диңгез флоты барлыкка килү көненә һәм Диңгезчеләр көненә багышланды. 1696 елның нәкъ менә шушы көнендә Бояр думасы Петр I тәкъдиме белән флот булдыру турында “Морским судам быть...” Указын кабул итә.
Очрашу башланыр алдыннан корабль кыңгыравы – рында чыңлаттылар. Мәктәп директоры Евгений Савинов укучылар һәм педагоглар янына килгән өчен ветераннарга рәхмәт әйтте, аларга саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм уңышлар теләде.
Укучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан хәрби комиссары ярдәмчесе подполковник Илһам Мидхәтов аларны ветераннардан үрнәк алырга чакырды. Сез дә киләчәктә диңгезче абыйларыгыз кебек булырга тырышыгыз, диде ул.
Аннары комиссар ярдәмчесе җәмәгать бүләкләре Комитеты положениесе нигезендә, бер төркем диңгезчеләргә истәлек медальләре тапшырды. Мәсәлән, “60 лет атомному подводному флоту” медале белән өлкән мичман Александр Ходалов бүләкләнде. 1 статья старшинасы Александр Семушкинның күкрәген “За верность ВМФ” медале бизәде. 1 статья старшинасы Николай Пеньковка – “110 лет службе связи Военно-Морского Флота”, гвардия кече сержанты  Виктор Корниловка “В память о службе в Советской Армии и Военно-Морском Флоте” медален тапшырдылар.
Җавап сүзе белән чыгыш ясап, Александр Семушкин очрашуда катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм Илһам Мидхәтовка озак еллар бергә нәтиҗәле эшләгәне өчен диңгезчеләр берләшмәсенең бүләген тапшырды.
Автор фотосы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев