Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Мәктәп ашханәсе өчен

    Танкеевка төп мәктәбе участогында мул уңыш үстергәннәр. Алты сутый җирдә суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләр үсә. Боларның барысы да ашханәдә кулланылачак. Инде 120 килограмм суганны җыеп алганнар, башка яшелчәләр дә өлгереп килә. Аларны тозлау эше дә тулы көч белән бара. Мәсәлән, егермешәр банка кыяр һәм помидор тозлаганнар, кара...

    Танкеевка төп мәктәбе участогында мул уңыш үстергәннәр.
    Алты сутый җирдә суган, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләр үсә. Боларның барысы да ашханәдә кулланылачак. Инде 120 килограмм суганны җыеп алганнар, башка яшелчәләр дә өлгереп килә. Аларны тозлау эше дә тулы көч белән бара.
    Мәсәлән, егермешәр банка кыяр һәм помидор тозлаганнар, кара карлыганнан унбиш килограмм кайнатма ясаганнар. Боларның барысы да - укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләрнең эше.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: