Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Мәктәбеңә ярдәм ит!”

Шушы елның июнь аенда игълан ителгән әлеге акция халыкта торган саен күбрәк яклау таба.

Акция Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы буенча ТР Мәгариф министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук республиканың матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру һәм төрле фән кабинетларына җиһаз, төрле кирәк-яраклар сатып алуга иганәчеләр ярдәмен җәлеп итүне күздә тотып үткәрелә.

Акциядә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучылар да ярдәм кулы сузарга әзер. А.Хәйруллин, мәсәлән, Никольск урта мәктәбендә теплица төзергә материаллар сатып алу өчен 20000 сум акча бирде. Аның үрнәгенә башкалар да кушылсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция иганәчеләр ярдәме