Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Минималка күпме булырга тиеш?

Агымдагы елның 1 маеннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме 11163 сум тәшкил итәчәк.

Бу моңа кадәр түләнгән минималь күләмнән 1674 сумга күбрәк. Хезмәт хакы яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында”гы Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль закон нигезендә күтәрелде.

Хезмәт хакының минималь күләмен түләү буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өчен хезмәт законын бозуга юл куйган эш белән тәэмин итүчеләр РФ административ хокук тәртибен бозулар турындагы Кодексның 5.27нче маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылачак. Бер айлык хезмәт хакы (айлык норманы, билгеләнгән эш вакытын, тапшырылган бурычны җиренә җиткереп үтәгәндә) билгеләнгән күләмнән аз булса, хезмәткәр үзенең хокукын яклау өчен Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук суд һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итә ала.  

Реклама

Фото: http://prokungur.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X