Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • “Мине дә шулай алдадылар...”

    Ул чактагы Яңа Рәҗәп мәктәбенең алтынчы классында укып йөргән чаклар.

    Сентябрь ае башларында шәриктәшем Наил Насыйбуллин (авыр туфрагы җиңел булсын) белән ызандаш Ульян өлкәсенең Пан авылы кибетенә киттек. Әнисе көнбагыш маена җибәргән икән, иптәшкә мине дә ияртте.

    Әтигә, дип бер кап “Шипка” сигареты да алды. Белеп торам бит инде Гафият абыйның тәмәке белән мавыкмаганын. Пан башын чыгуга ук Наил тәмәке кабызып җибәрде, мин аның артыннан төтен исе сулап барам. Беркадәр генә атлауга, ят тавыш ишетеп сагаеп калдык. Сул якка борылып карасак, атка атланган берәү безгә кул изи, Покровкага кереп китә торган юлда сыерлар да күренә. Шул якка таба атлаган идек, колхоз көтүчесе Минвәли абый булып чыкты. Безне ерактан ук танып алган икән:

    - Кеп-кечкенә башыгыз беләнничек курыкмыйча бардыгыз урыс авылына, ничекмарҗалар тотып калмаган үзегезне?

    -Әни кибеткә майга җибәргән ие...

    - Карап торам да, тәмәкене шәп пыскылдатасың икән, атаң белсә, колагыңнан асып куя үзеңне! – дип Минвәли абый безнең янга ук килеп басты һәм, кеше ишетмәсен дигән сыман, як-ягына каранып алды да, шыпырт кына сөйли башлады:

    - Колхоз көтүен әле кояш чыкканчы ук алып чыкканыем. Шулай ат өстендә әрә-сәрә китеп утырганда, Паннан чыккан ике кешене күреп алдым. Киләләр бит малай минем якка. Куркып киттем. Тоттым да, боларга сиздертмичә генә атны тау астына төшереп тышаулап куйдым, үзем сыерлар арасына кереп постым. Иелеп, сыер корсагы астыннан гына карап торам боларны. Калкурак урынга килеп җиткәч, әвен хәтле ике урыс, гәҗит сымаграк кәгазьне җәеп салып, нидер карый башлады. Ул да түгел, берсе аркасындагы капчыктан көрәк чыгарып, казырга да тотынды. Икенчесе дә көрәккә тотынды. Берәр сәгатьләп казыганнардыр болар. Тын алырга да куркып күзәтәм, әллә нинди кешеләр бит, кем белгән аларны. Казый-казый җир астына ук төшеп киттеләр. Озак та тормадылар, баздан ике капчык тартып чыгардылар. Шунда әле берсе әшәке итеп сүгенеп тә алды. Быкырдап беткәннәр, үзләре ашыгалар, кабаланалар. Кабызган тәмәкеләрен дә тартып бетермичә, капчыкларны җилкәләренә салып, тизрәкПан ягына таба тайдылар.

    Болар күздән югалуга, шыпырт кына нәрсә казыганнар икән, дип карарга киттем. Ике метр тирәнлегендәге баз булып чыкты. Кырыйлары түгәрәкләнеп тора, әллә ташкүмер, әллә берәр төрле таштан шулай оста итеп ясаганнар. Яхшылабрак карасам, туфрак астыннан сап-сары әйбер күренеп тора. Кулыма алган ыем, чүт кенә җыгылып китмәдем – алтын акча! Менә эш нәрсәдә икән минәйтәм. Аннары тагын бер шундый ук тәңкә таптым. Әйтәм шул аны, берсе бик каты итеп сүгенгән ие, значит, киндер капчыкның бер чаты черегән булган, шуннан акча коелган да инде. Баздан чыккач, аларның эзеннән барып, әле тагын берничә алтын акча таптым. Бер марҗаның ындыр артына чәчкән гомбагары эченә кереп киткән болар. Бүтән барырга курыктым. Җитмәсә, бер көтү эт чыгып ябыша язды, көчкә качып котылдым...

    Минвәли абый безгә таба серле генә бер карап алды да, тәмәке кабызып җибәрде. Нидер әйтергә теләгәндәй, башта безгә, аннары кул сузымы ераклыгында гына урнашкан Пан авылына таба борылып карады.

    -Менә ул алтын акча нинди була, -- дип Минвәли абый безгә нидер күрсәтте.

    Дөрес, йомарлаган учының бер кырыеннан гына күреп алдык без ул ялтырап торган нәрсәне. Һәм, ул шунда ук, чалбар кесәсенә салып та куйды.

    -Мәгълүмә апагызга да, үземә дә алтын теш куйдыртам, әле малайга машиналык та кала тагын, - дип безне кызыктыра башлады Минвәли абый. – Берсенең капчыгы тишек булган, шуннан коелып калганнарын җыйдым, Пан ягына таба барсагыз, сез дә мужыт табарсыз әле...

    Без Наил белән алтын чыккан базны карап та тормыйча, көнбагыш мае салынган бер литрлы банканы Покровка юлындагы посадка башына яшереп калдырдык та, алтын акча эзләп киттек. Минвәли абый күрсәткән якка таба атладык, юлда кирза итек эзләрен күргәч, эчкә җылы йөгерде. Пан артындагы комлыкны актарып бетердек, шул тирәдәге ындыр артындагы бакчада үсеп утырган көнбагыш эченә керә генә башлаган идек, бер марҗаның акырып җибәрүеннән чак кына күтебезгә утырмадык. Ул безне көнбагыш урларга килгәннәр, дип уйлаган булса кирәк. Ничек чыгып йөгергәнебезне дә сизми калдык.

    Минвәли абый безне күзәтеп торган икән. Шаркылдап көлеп җибәрде ул:

    - Әй, сез, беркатлылар икән! – диде ул түбәтәен салып. – Тәки дә ышандырдым бит үзегезне, кем инде сезгә алтын төшереп калдырсын ди? Бик кадерле нәрсә бит ул. Беләсегез килсә, кечкенә чакта мине дә шулай алтын эзләтеп алдаганнар иде.

    Теге алтын дигән әйберен дә чыгарып күрсәтте ул безгә чалбар кесәсеннән. Ялтырап торган аракы бөкесе булган ул. Без шуңа ышанганбыз. 

    R.S. Алтын базына килгәндә, чыннан да бар ул. Революциягә кадәр булса кирәк, Пан алпавыты үзенең бөтен байлыгын, ягъни алтын-көмешен, хәзерге Чәчәкле авылының иген басуыннан бераз гына читтәрәк урнашкан тау битенә махсус баз казып күмгән. Бу базны малай чакта үземнең дә күргәнем булды. Андагы байлыкны күп еллар узгач, совет чорында алпавытның балалары төнлә килеп казып алган. Моны авыл көтүчеләре күргән, дип сөйләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: