Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

"Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ", Динә Йосыпова). Кичә Бауман урамында узган "Мин татарча сөйләшәм" бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды. Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте. Тамашачылар арасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды.

Казан Федераль Университетының беренче курс студенты рус кызы Мария Двинских чарага татар телен яратканга килүен әйтте. "Мин татар телен бик яратам, бу чарага килми кала алмадым. Мин татар җырларын татар телендә бик яратып башкарам. Белем алган мәктәбемдә укытучыларның күбесе татарлар иде. Шуңа мин артык хикмәтле татар сүзләрен аңламасам да, күп очракта кешенең нәрсә сөйләгәнен һәм нәрсә әйтергә теләгәнен бик җиңел аңлыйм. Тугызынчы класста татар теленнән имтихан биргәндә, мин әлеге телне аңлый да идем, татар телендә бик әйбәт итеп сөйләшә дә, яза да, укый да белә идем. Татар теленнән имтиханны бишлегә бирдем. Хәзер инде, ул телдә сирәк сөйләшкәч, татар теле онытыла. Татарларның киң таралган "Чыктым аркылы күпер" әйтемен мәктәп елларыннан ук бик әйбәт беләм. Татар телен бик ярата идем, хәзер дә бик яратам мин ул телне. Яратканга 6 яшьтән үк мавыгып өйрәнгәнмендер инде. Мин тел өйрәнү мәсьәләсендә милләт ничектер комачаулый ала дип санамыйм. Бүген минем танышым Зәринә Вильданова концертта чыгыш ясый. Аны карап, аңа көч һәм дәрт биреп торасым килә", - диде Мария Двинских.

Рус ханым Людмила Ростовага 60 яшь. Ул бу чарага 26 апрель бөек бәйрәм булу сәбәпле килүен әйтте. "Татарларның бөек шагыйре Габдулла Тукайны кечкенәдән үк укып, белеп, яратып үстек. Аның тормыш юлы белән дә, иҗат юлы белән дә мин бик яхшы таныш. Кызым бүген "Juna" музыка төркемендә чыгыш ясый. Монда яшьләр бик күп килә икән. Димәк, бу бик текә чара. Моны күрү бик рәхәт", - диде Людмила Ростова.

Татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров бу бәйрәмгә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе өчен генә килмәвен әйтте. "Бу - безнең гадәт. Инде ничә ел дәвамында кабатлана торган. Иң беренче чиратта, әлбәттә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан. Габдулла Тукайның туган көне, туган тел бәйрәме уңаеннан җыела торган көн бу безнең. Бу инде безнең студент еллардан ук башланган чара. Һәм ел саен менә шушы 26 апрельдә без сабакташлар, курсташлар, хәтта укытучылар шушы бәйрәмдә очрашып, тагын бер кат күрешеп, тормыш турында сөйләшеп, киләчәкка планнар турында сөйләшеп, вакытны менә шулай үткәрәбез. Без башта Опера һәм балет театры каршысында булдык. Анда үткәрдек бу бәйрәмне. Анда да күрештек, котлаштык. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Кәримовның үзен котлау бәхетенә ирештек", - диде Зөлфәт Зиннуров.

Казан Федераль Университетының студенты татар егете Сабир Галимуллин сүзләренчә, бу чара татарлар өчен әлбәттә бик мөһим. "Ел дәвамында шундый татар мохитен, татар кешеләрен, татар мәдәниятен күрәсе килә. Тик Казанда мондый чаралар, кызганычка каршы, елга бер генә уза. Һәм инде шул исәптән мин, бөтен дусларым белән бергә, бу чарада актив катнашырга тырышам. Бу безнең өчен бик кызык. Үзеңнең татар икәнеңне менә монда рәхәтләнеп сизеп була!" - диде Сабир Галимуллин.

Татар егете Руслан Ибраһимовка 33 яшь. Ул бу чарага татарча сөйләшергә яратканга килүен әйтте. "Мин татар телен бик яратам. Татар телендә сөйләшергә яратам. Себердән күченеп килү сәбәпле, татарча сөйләшү миңа бераз кыенрак. Әмма мин бу телне өйрәнәм, чөнки татарча сөйләшү миңа ошый һәм минем татарча рәхәтләнеп сөйләшәсем килә. "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе турында, миңа калса, һәр татар белә!" - диде Руслан Ибраһимов.

Реклама

Кыргызстаннан килгән үзбәк гаиләсенә татарларның сөйләшүләре бик ошый. Алар бу турыда "Татар-информ" хәбәрчесенә концерт барышында әйттеләр. Данияр һәм Вәсилә Әхмәтовлар кечкенә балалары белән килгән. "Татар телен без җиңел аңлыйбыз, чөнки татар теле үзбәк теленә охшаган. Балаларыбызны дә хәтта татар балалар бакчасына йөртәбез. Безгә концертта бик ошый", - диделәр алар.

"Мин татарча сөйләшәм!" акциясе кысаларында тугызынчы тапкыр уздырылган "Татар-Дозор-2018" квест-уены быел "Инкыйраз" ("Исчезновение") дип аталган иде. Уенда урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнашкан иде. Кичә акцияне йомгаклау чарасында әлеге уенның барлык җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин чарада әйтеп киткәнчә, әлеге уенда икенче-өченче урыннар юк. Барлык җиңүчеләр дә беренче урынга ия булдылар. Урын ала алмаган командаларга да дипломнар тапшырдылар.

Тәбрис Яруллин "Татар-информ" хәбәрчесенә бәйрәмгә төгәл ничә кеше килгәнен әйтә алмаса да, чама белән 3000-5000 данә Татарстан Республикасы әләмен һәм әлеге акция наклейкаларын таратуларын әйтте. Шулай ук волонтерлар акция значокларын да тараттылар.

Кичә бу чара барышында "Тяжело с татарским" антипремиясе иясе мәгълүм булды. "Татар-информ" "Мин татарча сөйләшәм!" акциясенең әлеге премиясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирелде дип хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X