Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Мин – Россия гражданины!

Россия Көне алдыннан райондагы полиция бүлегенең актлар залында 14 яшь тулган яшүсмерләргә һәм кызларга тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.

Бу көнне шәһәрдә һәм район авылларында яшәүче алты яшүсмер һәм кыз шәхесне ачыклый торган документ иясе булды.
Яшүсмерләргә полиция бүлеге җитәкчесе Александр Иванов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Евгений Савинов, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов изге теләкләрен җиткерделәр.
Алар яшүсмерләр һәм кызларны паспорт алулары белән котладылар һәм Россия Федерациясе гражданины исемен горур йөртүләрен, тырышып укуларын һәм эшләүләрен, гражданлык бурычын намус белән үтәүләрен теләделәр.
Яшь спаслыларны туганнары һәм якыннары да котларга килгән иде. Соңыннан истәлеккә фоторәсемгә төштеләр. Бу истәлекле вакыйга яшүсмерләр хәтерендә озак онытылмый сакланыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев