Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Милләттәшләребез Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам дине кабул итү көненә багышлап уздырылган “Изге Болгар җыены”нда катнашты

Быел да ата-бабаларыбыз яшәгән җиргә килеп табыну, алар рухына дога кылу өчен күп җирләрдән килгәннәр.

Бүген, 5 июньдә, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгарында рәсми рәвештә ислам дине кабул итү көненә багышланган тантаналы чаралар узды. Ел саен үткәрелә торган әлеге колачлы бәйрәмдә Россиянең барлык төбәкләреннән, илебезнең төрле почмакларыннан меңләгән милләттәшләребез катнаша. 

Сәгать уннар тирәсендә Истәлек билгесе каршындагы зур мәйданда республиканың мәдәният министрлыгы һәм мөселманнарның Диния нәзарәте идарәсе тарафыннан оештырылган театраль тамашалар башланып китте. Бәйрәм республика мөфтие шәкерте, коръән-хафиз Сәидкамал Суюновның изге Коръәннән аятьләр укуы, Рузил Ихсанов, Марсель Вәгыйзов, Ильяс Халиков башкаруында борынгы җырлар, мөнәҗәтләр башкаруы, Равил хәзрәт Зөфәров һәм республиканың баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның, башка дин әһелләренең йөрәккә үтеп керерлек вәгазьләре һәм изге Коръән сүзләре белән дәвам итте.

Быел да Россиянең баш мөфтие Тәлгат хәзрәт Таҗетдин уздыра торган “Тәүбә” намазында катнашучылар күп булды.

- Җирдә яши торган төрле милләт һәм дин кешеләре арасында дуслык һәм тынычлык булсын өчен без бер-беребезне хөрмәт итәргә, бер-беребезгә карата игътибарлы, шәфкатьле һәм ярдәмчел булырга тиеш, 6диде Тәлгат хәзрәт.

Сәгать унбердә “Изге Болгар җыены”нда катнашучыларга Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Президенты Идарәсенең дини оешмалар белән эчке сәясәт мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү Департаменты җитәкчесе Евгений Еремин, республика мөселманнарының Диния нәзарәте идарәсе рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, башка танылган сәясәтчеләр һәм дин эшлеклеләре үзләренең җылы котлауларын ирештерделәр.

- Россия Федерациясе Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән барчагызны бәйрәм белән котлыйм, -- диде Марат Шакирҗан улы. – Бу бәйрәмгә моннан мең ел элек болгар бабаларыбыз нигез салган. Борынгы җирдә яшәвегез белән чын-чынлап горурлана аласыз, сез бу җирне кадерләп сакларга да тиеш. Киләсе елда монда ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны зурлап билгеләп үтәчәкбез. Әзерлек эшләре башланды һәм ул тулы көчкә дәвам итә.

Сәгать уникедә Җәмигъ мәчет территориясендә узган өйлә намазында республика җитәкчеләре, Россия һәм чит илләрнең дин әһелләре катнашты.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев