Милли проект кысаларында ниләр төзелә?
Июнь башында Татарстанның “Бердәм Россия” партиясе “Фотоконтроль. Милли проектлар-2019” акциясе башлануы турында хәбәр иткән иде.
Инде 24 июньдә, дүшәмбе көнне, VMESTE.TATAR сайты эшли башлады. Бу сайтта һәр кеше үзенең өе янында нинди объектлар төзелү күздә тотылуын карый, алар файдалануга үз вакытында тапшырылсын өчен өлеш кертә ала.
Дүшәмбедә Татарстан “Бердәм Россия”сенең башкарма комитетында VMESTE.TATAR порталына презентация ясалды. Яңа файдалы хезмәт “Фотоконтроль. Милли проектлар-2019” акциясе кысаларында ясалган барлык фоторәсемнәрне бер урында туплауны максат итеп куя.
Татарстанда милли проектларны тормышка ашыру өчен 2019-2021 елларда 44,6 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Мәсәлән, республиканың 127 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм заманчалаштыру өчен 5,7 миллиард сум акча тотылачак, 151 мәгариф объектын (әле бу балалар бакчаларын санамыйча) тәртипкә китерүгә милли проектлар буенча 6 миллиард сумга якын акча сарыф итү каралган. Балалар бакчаларына килгәндә исә, аларны төзү махсус “Демография” милли проектына кертелгән. Бу проект буенча 114 объектны модернизацияләү һәм төзү өчен 8,2 миллиард сум акча биреләчәк. ТР Дәүләт Советы рәисе, “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, социаль программаларны шул дәрәҗәдә тормышка ашыру безнең республикада беркайчан да – Совет елларында да, Советлар Союзы таралганнан соң да булмаган.
44,6 миллиард сум акча – республикада милли проектларны тормышка ашыруның беренче этабы гына әле. Милли проектлар 2024 елга кадәр гамәлдә булачак, шулай итеп сумма киләсе елдан ук артырга тиеш. Эш шунда ки, проектлар башланып киткәндә үк, регионнар шундый сорауны бирде: башкарыласы эшләрнең исемлеген халык теләге буенча киңәйтергә буламы? РФ хакимияте рәисе Дмитрий Медведев моны 2020 елдан ук эшли башларга мөмкин, дигән җавап бирде. Шуңа күрә “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге республикада милли проектларны тормышка ашыруны контрольгә алуга кушылды.
- Беренчедән, бу кайсы урыннарда тоткарлыклар килеп чыгуын ачыклау өчен кирәк, - дип аңлатып үтте Татарстанда милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту буенча эш төркеме җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова. – Икенчедән, контроль чаралары барышында милли проектларның һәр җирлек тормышына нинди йогынты ясавы ачык күренә һәм киләчәктә проектка халыкка кирәк булган үзгәрешләр кертелә. Шуңа күрә без партия әгъзаларын гына түгел (ә алар республикада 128 мең кеше), бөтен республика халкын контрольгә активрак кушылырга өндибез. Чөнки бу мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары һәм спорт объектлары нәкъ халык өчен төзелә. Әгәр Татарстанда яшәүче дүрт миллионга якын кеше һәр төзелешне игътибар үзәгендә тотса, бар эшләр вакытында һәм сыйфатлы башкарылып чыгачак.
“Фотоконтроль. Милли проектлар-2019” акциясенең идеясы бик гади: теләсә кайсы кеше янәшәдә төзелә торган объектны, мәсәлән, атнага бер тапкыр рәсемгә төшереп бара ала. Фотоларны акцияне оештыручыларга np.photomat@yandex.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Киләчәктә фотолар VMESTE.TATAR сайтына куелып, теләге булган һәр кеше алар белән, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру эше белән таныша алачак.
2019 елда безнең районның нинди объектлары милли проектларга кертелде соң? Барлыгы шундый унбер объект бар. Мәсәлән, Болгарда һәм Өчкүлдә Мәдәният йортларына, “Октябрь” кинотеатрына, “Ким-Кузнечиха-Лесная Хмелевка” юлларына ремонт ясау, җирлекара китапханәдә виртуаль концерт залын булдыру, Ким һәм санаторий мәктәпләренең материаль-техник базасын яңарту, Вожи авылында фельдшер-акушер пункты төзү, Октябрь урамында (1нче мәктәп, грант буенча) универсаль спорт мәйданчыгын барлыкка китерү, Болгарда су суырту станциясенә реконструкция ясау, районның урман фондын яңарту һәм арттыру күздә тотыла. Акция ярдәмендә бу эшләрнең барысы да һәр кешенең игътибар үзәгендә тора алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев