Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Михаил Шеронов: «Бер җылы сүз җитә күңелгә...»

Бу елның август  аенда Болгардагы картлар һәм  инвалидлар йортына яңа җитәкче билгеләделәр.

Михаил Шеронов – яшь, энергиясе ташып торган перспективалы менеджер, хуҗалык эшләрен яхшы белә торган кеше. Өлкәннәр ункөнлеге тәмамланып килгәндә, Михаил Владимирович әлеге учреждение эшчәнлеге турында сөйләде, киләчәккә булган планнары белән уртаклашты. 

 

– Михаил Владимирович, өлкәннәр белән эшләү җиңел түгел. Үзегезгә мондый зур җаваплылык алудан курыкмадыгызмы?

– Мин җаваплылыктан курыкмыйм. Ульяновск шәһәрендә 10 ел төзелеш компаниясе белән җитәкчелек иттем. Аннары гаилә белән туган якларга күченеп кайтырга булдык. Туган авылымны (Өчкүлне) бик яратам. Дөресен әйтим, башта күңелдә икеләнү хисе булды. Бераз уйлагач, ризалаштым.

– Сезгә өлкәннәрне ничек урнаштыралар? Туганнары китерәме?

– Биредә бер генә ир-ат, аны кызы коммерция нигезендә китереп урнаштырды. Үзе Германиядә яши, әтисенең илдән читкә китәсе килмәгән. Кызы көн саен шалтыратып, әтисенең хәлен белешә, безгә дә рәхмәтләр әйтә. Берәр нәрсә кирәк түгелме, дип кызыксына. Бирегә күбесенчә ялгыз яшәүчеләрне китереп урнаштыралар. Мондыйлар аз түгел. Кеше пенсия алса да, олы яшьтә үз-үзен карый алмый.

– Башка районнан килүчеләр бармы?

–Күбесенчә Спас районы кешеләре. Ярдәм һәм җылы кайгыртуга мохтаҗ булган кешеләр күп. Бу вазифага урнашканда, планерка барышында авыл җирлекләре башлыклары белән сөйләшеп, ялгыз яшәүчеләргә күбрәк игътибар бирүләрен үтендем. Кирәк булса, гариза белән мөрәҗәгать итә аласыз, дидем. Бер атнадан соң Антоновкадан бер картны китерделәр, узган атнада тагын ике кешене урнаштырдык. Берсе – минем туган авылымнан. Мин бу кешене күптән күзәтеп йөрдем, җирлек башлыгы Наталья Емелюшина белән дә сөйләшкәнем булды. Олы яшьтәге бу апа бик авыр шартларда яши, йорты ишелергә тора, диде. Документлар, белешмәләр җыярга булышты, шуннан соң аны безгә алып килдек. Бер көн алданрак тагын бер кешене урнаштырдык. Аның күршесе мөрәҗәгать итте. Икенче группа инвалид икән ул, үзен-үзе карый алмый. Шулай ук документларын җыйдык, ул картлар һәм өлкәннәр йортында яши башлады.

– Өлкәннәр нинди тормыш белән яши?

– Биредә бөтен шартлар да булдырылган. Көненә биш тапкыр ашаталар, һәр бүлмәдә телевизор, суыткыч тора, санузел, мебель бар. Уңайлыклары тудырылган фатир белән чагыштырырга да була. Ашханәгә һәм ял бүлмәсенә дә телевизор куелган. Әбиләр һәм бабайлар бергә җыелышып телевизор карарга яраталар. Газеталар яздырып алабыз. Бездә эшләүчеләр медицина белеменә ия, хастаханәдә эшләп алган кешеләр  бар. Бу бик мөһим. Үзегез беләсез, олылар даими кайгыртуга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Бездәге кызлар барысына да өлгерә, кирәк вакытта медицина ярдәме күрсәтәләр.

–Өлкәннәр ункөнлеге үткәрелде. Нинди чаралар оештырдыгыз?

– Концертлар, конкурслар үткәрдек, шахмат турниры оештырдык. Бәйрәмнәрдә генә түгел, мондый көннәрдә дә кызыклы тормыш белән яшибез, нәрсә дә булса уйлап табабыз. Хәтта туйлар да уздырабыз әле. Август аенда бер пар язылышты. Барысы да тантаналы шартларда үтте. Чын туйдагы кебек итеп, машина белән барып язылышып кайттылар, аннан барысы бергә өстәл артында җыелышып утырдылар. Кыскасы, берәү дә игътибардан читтә калмый.

– Шулай да, картлык – шатлык түгел, диләр бит...

– Без аларның күңелен күрә белергә тырышабыз. Бу тормышта сез бик кирәк, дип аңлатабыз. Мисалга, Коля Волковны гына алыйк. Бик актив кеше! Кулыннан килмәгән эше юк. Арттагы ишегалдында кечерәк кенә бакчасы бар аның. Шунда яшелчә, бәрәңге үстерә. Быел борыч утырткан иде. Үстерелгән уңышны кухняга тапшыра, соңыннан бергәләп ашыйлар. Кыш көне кулына көрәк тотып кар чистарта, көзен коелган яфракларны себереп йөри. Урамда бәдрәф ясарга уйладык. Аның ике метр тирәнлектәге базын ул берүзе казыды. Бөтен эшләрнең башында ул тора. Эштән тәм табам ди ул үзе.

– Михаил Владимирович, җитәкче буларак, биредә нәрсә эшләргә өлгердегез? Киләчәк планнарыгыз белән таныштырыгыз әле.

– Миңа кадәрге директор Алевтина Костина территорияне һәм бинаны тиешле тәртиптә тоткан. Без биредә бераз гына марафет урнаштырдык: территорияне тагын да матурладык, урамдагы койманы буядык, яңа беседка куйдык. Алты бүлмәдәге телевизорлар искергән иде. Өлкәннәр көне алдыннан мин безнең иганәче депутат Михаил Сыровацкийга мөрәҗәгать иттем. Ул плазмалы телевизорлар һәм 2 капчык карабодай (100 килограмм) бүләк итте. Арттагы ишегалдына плита түшәдек. Хәзер монда табадай тигез.  Эшләрне «Алексеевскдорстрой» җәмгыяте башкарды. Моның өчен аларга зур рәхмәт. 10 октябрьдә түбәгә капиталь ремонт ясый башладык. Яңгырлар башланганчыга кадәр тәмамларга җыенабыз. Язлар җитәрәк, Надежда Шәрипова булышлыгы белән президент гранты отып, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус тренажерлары белән спорт мәйданчыгы җиһазлап кую турында хыялланабыз. Гомумән алганда, минем өчен иң мөһиме – олы яшьтәгеләр өчен уңайлы шартлар булдыру. Өлкәннәр даими кайгыртуга һәм җылы сүзгә мохтаҗ.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев