Мәгариф форумында катнаштылар
Тармак технологияләре техникумы студентлары Егор Буторов, Валерия Студенцова үзләренең җитәкчеләре Егор Васильев белән бергә “Җиңү волонтерлары – 75нче адым” мәгариф форумында катнаштылар.
Форум балаларга һәм яшьләргә гражданлык-патриотик белем бирү, патриотик юнәлештәге чараларны үткәрү технологияләренә өйрәтү, район бүлекләре активистларын һәм координаторларын хәрәкәтнең планын тормышка ашыруга хәзерләү, үсеп килүче буын белән тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылды.
Берничә көн дәвамында яшьләр төрле мастер-классларда, спорт чараларында, хәрби бәрелеш ветераннары, ветеран һәм патриотик юнәлештәге оешма әгъзалары белән очрашуларда катнаштылар. Форумда шулай ук узып баручы елга йомгак ясалып, киләсе елга эш планнары билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев