Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Медальләргә лаек булдылар

Район командасы армия кул көрәше буенча Алабугада узган ХVIнче ачык республика турнирында уңышлы чыгыш ясады.

Хәрби разведканың 100 еллыгына һәм шәһәрдәге “Яшь десантчы” хәрби-патриотик клубның 19 еллыгына багышланган әлеге турнирда Кострома шәһәрендә үтәчәк Россия Кубогына иң көчле спортчылар сайлап алынды. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан, Мәскәүдән 18 команда (240 спортчы) катнашты.
Аеруча Даниил Кафаров белән Дмитрий Стаценконы билгеләп үтәсе килә. Алар үз авырлыкларында барлык көндәшләрен бирелергә мәҗбүр итте. Виктор Волков белән Никита Новик икенче урынга лаек булды. Богдан Пименов һәм Дмитрий Панфилов дүртенче урынны алдылар.
Шунысын да әйтергә кирәк, Дмитрий Панфилов көндәшен 9 секунд эчендә җиңүгә иреште һәм моның өчен яшь спортчыга “Иң тиз җиңү өчен” призы һәм дипломы тапшырылды.
Ярышларда район данын яклап шулай ук Николай Сафонов, Максим Кушнев, Артем Избранов, Аркадий Голенков, Богдан Молчанов, Әмир Вәлиев, Даниил Нигъманов, Данил Андриянов катнашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев