Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Матурлык тудырган өчен!

Бу атна башында территорияләрне яңа ел бәйрәмнәренә әзерләгәндә иҗади активлык һәм энтузиазм күрсәткән шәһәр оешмалары, предприятие һәм учреждениеләргә тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.

Мәсәлән, “Спас коммуналь челтәрләре” оешмасы коллективы һәм аларга ярдәм иткән УКС акционерлык җәмгыятенең “Спас” филиалы “Территорияләрне матур итеп бизәгән һәм Яңа ел чараларын үзенчәлекле итеп уздырган өчен” дипломы белән бүләкләнде. Шундый ук дипломны “Алексеевскдорстрой” ның Спас участогы хезмәткәрләренә дә тапшырдылар.
Болгар музей-тыюлыгы коллективы “Территорияләрне матур итеп бизәгән һәм театральләштерелгән Яңа ел чараларын үткәргән өчен” диплом алды, финанс-бюджет палатасы “Территорияләрне оригиналь бизәгән өчен” номинациясендә бүләкләнде.
Шәһәрдә яшәүче Николай Шишкин предприятиесенә, Сувар “Б” коллективына һәм Болгар ашлык кабул итү предприятиесенә дә лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Җиңүчеләргә дипломнарны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов тапшырды һәм башкарган эш өчен барысына да рәхмәт белдерде. Чыннан да, матур итеп бизәлгән шәһәр һәркем күңелендә бары тик соклану хисләре генә уята.
Ни кызганыч, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов билгеләп үткәнчә, бәйрәм алдыннан гына кәефне бозарлык очраклар да килеп чыккан. Мәсәлән, шәһәрнең үзәк мәйданына күп кешеләрнең тырышлыгы белән боздан кисеп ясалган “2020”, “Җиңүгә 75 ел” сыннары куелган булган. Бу сыннар мәйданны бары тик ике көн генә бизәп торган – аларны төнлә ватып киткәннәр. Кемнәр шулай башкаларның хезмәтен аяк астына салып таптады икән?
Гомумән алганда, Яңа ел бәйрәмнәре күңелле һәм мавыктыргыч үтте. Моның өчен барлык чараларны оештыручыларга да рәхмәт әйтәсе килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев