Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Машина йөртүчеләр конкурсында Спас районы вәкиле беренче урынны алды

Бәйге Яшел Үзән шәһәрендә узды.

Узган ял көннәрендә Яшел Үзән шәһәрендә инвалидлар арасында машина йөртү осталыгы буенча конкурс узды. Спас районыннан Рәшит Зыятдинов чыгыш ясады.

Конкурста катнашучылар юл кагыйдәләре буенча белемнәрен тикшерделәр һәм мәйданчыкта машина белән идарә итү осталыгын күрсәттеләр.

Реклама

Конкурс нәтиҗәләре буенча безнең якташыбыз Рәшит Зыятдинов беренче урынга лаек булды.

Машина йөртү осталыгы буенча конкурс инде алтынчы тапкыр уздырыла. Аны Яшел Үзән шәһәренең ЮХИДИ бүлеге һәм Яшел Үзән районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алеся Лежнина (ул үзе дә ДЦП белән авырый) оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X