Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Үлән яндыру – янгынга китерә

    Язгы чорда коры үләннәрне яндыра башлагач, җитди янгыннар чыгу очраклары бермә-бер арта.

    Янгын иминлеге кагыйдәләрен һәм таләпләрне бозган өчен гаеплеләргә закон нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Бу хакта газета укучыларга районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Анна КОЛЕСОВА сөйли:

    – Яз җитү белән автомобиль юлы кырыйларындагы, болын-тугайлардагы корыган үләннәрне, басуларда камыл, салам калдыкларын яндыра башлыйлар. Шәһәрдә һәм район авылларында яшәүчеләр үз йортлары янындагы кипкән яфрак, төрле чүп-чардан яндыру юлы белән котылырга тырыша. Гомумән, язын кирәкмәгән бөтен нәрсәне яндыралар, бу гадәти хәлгә әйләнә башлады.
    Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, территорияләрне тиз янып китә торган әйберләр, чүп-чар, кәгазь тартма, коелган яфрак һәм кипкән үләннән вакытында чистартуны тәэмин итәргә кирәк. Төрле калдык-постыкны бина һәм корылма тирәсендә яндыру тыела. Ара 50 метрдан да ким булмаска тиеш. Җирлек территориясенә яна торган әйберләрне чыгарып түгәргә ярамый. Көннәр коры һәм җилле торганда, шулай ук республика территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелгәндә, учак ягу, билгеле бер участокларда янгын куркынычы тудыра торган эшләр башкару, мич, котельныйларны ягу шулай ук тыела.
    Кызганыч, тәҗрибә күрсәткәнчә, янгыннар кешеләрнең саксызлыгы, кагыйдәләрне санга сукмавы аркасында килеп чыга. Продукция, төрле товар җитештерә торган һәм башка объектларның территориясендә янгын чыгуга янгын куркынычсызлыгы өчен билгеләнгән җаваплы кешеләр үзләре гаепле булып кала.
    Көзен барлык хуҗалыкларда да басудан саламны җыеп алырга өлгермиләр. Язын моның мәшәкате арта, техника ватыла. Җирне сөрсәң әйбәтрәк тә бит, әмма бу өстәмә чыгымнар таләп итә. Иң кулай вариант – яндыру. Нәтиҗәдә, бөтен җиргә төтен тарала. Кайбер җитәкчеләр, катгый тыелган булса да, үләннән яндыру юлы белән котылырга тырыша.
    Ял көннәрендә күп кешеләр табигать кочагына, балык тотарга, ял итәргә бара. Әлбәттә инде, учак ягалар. Бу исә янгын чыгу куркынычын бермә-бер арттыра. Сүндерү өчен никадәр хезмәт куярга кирәк. Моның материаль чыгымнарын дә истән чыгармаска кирәк.
    Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен каралган җаваплылык турында да истән чыгармагыз. Мәсәлән, ТР административ хокук тәртибен бозу турындагы (КоАП) кодексның 20.4 маддәсендәге 1нче өлештә каралганча, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 2дән 3 мең, җаваплы кешеләргә – 6 дан 15 мең, юридик затларга 150 дә 200 мең сумга кадәр штраф салына. Янгынга каршы аерым режим игълан ителгән чорда законны бозган өчен 20.4 маддәнең 2нче өлеше буенча гражданнарга 2дән 4 мең, җаваплы кешеләргә – 15 тән 30 мең, юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган.
    Балалар гаебе белән дә янгын чыгу очраклары булгалый. Яз җитү белән балалар күбрәк урамда уйный, аларны беркем дә контрольгә алмый. Кайчак уйнап кына учак ягудан фаҗига да килеп чыга. Берүк, сак буласы иде.
    Язын гына түгел, кешеләр ел әйләнәсендә иминлек кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәсен иде. Берәүләрнең саксызлыгы яки игътибарсызлыгы аркасында башкалар зыян күрергә тиеш түгел. Бу хакта беркайчан онытырга ярамый. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: