Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ленар Сафин: «Биш меңгә чүп савыты алганчы, мең ярымлыгын да табарга була»

Шушы көннәрдә Татарстанның транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин Спас районында юллар һәм йорт яны территорияләренең торышы белән танышты.

Министрны район башлыгы Фәргат Мөхәммәтов һәм «Алексеевскдорстрой» җәмгыятенең директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев озатып йөрде.

Министр Болгар-Танкеевка автомобиль юлын карады. Биредә капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Соңыннан министр һәм аны озатып йөрүчеләр Гордеев урамындагы 9нчы йортның ишегалды территориясен төзекләндерү буенча башланган эшнең нәтиҗәсенә бәя бирделәр. Шунысын әйтергә кирәк, ишегалларын төзекләндерү «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында алып барыла.

– Без заказчыларны сайлап алырга тырышабыз, – дип аңлатты район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин. – Безгә утыз мең сумлык эскәмияләр тәкъдим иттеләр, ә без сигез меңгә таптык.

--Дөрес! Үзебездәге товар җитештерүчеләр белән эшләве күпкә файдалырак, – дип килеште министр Ленар Сафин. – Биш мең сумга чүп түгү савыты алганчы, аның бит мең ярымлыгын да табарга була! Калган акчага башка эшләрне башкарып чыгарга мөмкин. Иң мөһиме – җайлы һәм җыйнак, кешеләрне канәгатьләндерә торган булсын...

– Ел башыннан бирле безнең коллектив сигезенче ишегалды территориясен төзекләндерә, – дип сөйли Спас участогы җитәкчесе Александр Земсков. – Машина куя торган урыннарны иркен, җәяүлеләр йөрергә уңай итеп ясарга тырышабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев