Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Лагерьда ял иттеләр

    Шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең унберенче класс укучылары Руслан Гыйбадуллин белән Илья Гусев бер атна дәвамында палаткалы лагерьда ял иттеләр.

    Республиканың "Урман сакчылары" профильле сменасы Казанның "Крутушка" санаториесе базасында оештырылган. Ял итүчеләр өчен экология темасына лекцияләр, Татарстан Республикасының Экология министрлыгы вәкилләре белән очрашулар уздырылды. Моннан тыш, Руслан белән Илья төрле чараларда да теләп катнаштылар. Лагерьдагы мавыктыргыч ял көннәре алар күңелендә күп тәэсирләр калдырган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: