Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Лагерьда – яңа смена

Шушы көннәрдә “Болгар” лагерында икенче сменаны ачу тантанасы булды. Бу юлы лагерьда йөз иллеләп бала ял итәчәк.

Сменага килгән укучыларны район башлыгы Камил Нугаев, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Әхтәм Вәлиәхмәтов, район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Афоньшина, лагерь директоры Любовь Вафина сәламләде. Алар барысына да лагерьда рәхәтләнеп ял итеп, яңа дуслар табуларын теләделәр.
Бу смена “Маска” исеме астында үтә. Бу бер дә юкка түгел, чөнки 2019 ел Россиядә Театр елы буларак игълан ителде. Илебезнең мәдәни тормышы өчен әһәмиятле вакыйга бу. Театр бик мөһим роль башкара – тормышка карашны формалаштыра, хисләрне тәрбияли, матурлыкны күрергә өйрәтә. 
Смена барышында лагерьда балаларның сәләтен билгеләү һәм аларны яшьтәшләре белән аралашырга өйрәтүне максат итеп куйган иҗади остаханәләр эшләячәк. Һәр көн кызыклы һәм эчтәлекле булыр, дип көтелә. Мәсәлән, әле генә караоке һәм бию көннәре бик җанлы үтте. Алда исә балаларны тагын күп күңел ачу чаралары – “Баулар курсы” квесты, “Бизнес көне” уены, спорт ярышлары, әти-әниләр өчен концерт, фото-кросс, мини-сабантуй, “Интуиция” тамашасы һәм башкалар көтә. Ял итүчеләргә лагерьда уздырыла торган кичке дискотекалар, учак янында утыру да бик ошый. Шулай итеп, вожатыйлар – безнең педагоглар, практикант студентлар вакытны файдалы һәм күңелле итеп оештыра беләләр. Мәсәлән, Ангелина Сәетова, Арина Баранова, Игорь Емельяновский, Эдуард Насыйбуллин вакытында үзләре дә шушы лагерьда ял иткәннәр, хәзер исә вожатый вазифаларын башкаралар. 
Кайбер укучыларның лагерьга инде кабат килүе. Кәеф ничек, дигән сорауга алар бертавыштан “Бик күңелле, безгә бар да ошый!” дип җавап бирделәр.
“Болгар” лагерында уздырылган чор һәр укучы күңелендә озак сакланыр. Ял итү һәм алдагы уку елына көч җыюдан тыш, алар үзләре өчен күп яңалык та беләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев