Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыярны тизрәк үстерәсегез киләме?

Чүпрәдән ясаган ашламаны помидорларга да сибәргә була.

Кыяр тиз үссен 1 литр суга 1 аш кашыгы шикәр комы, бер аш кашыгы (10 грамм) коры чүпрә кушып ясалган эремә сибәргә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган. 

Җылы сулы банкага чүпрә салып яхшылап болгатыгыз. Аннары бер аш кашыгы шикәр комы кушыгыз да тагын болгатыгыз.

Банканы җылы урынга ике сәгатькә куеп торыгыз, кояш нурлары тимәслек булсын.

Ике сәгатьтән соң, эремәне биш литр җылы су салынган чиләккә өстәгез, яхшылап болгатыгыз. Бу — концентрацияләнгән эремә булыр.

Концентрацияләнгән 1 литр эремәгә 10 литр җылы су кушыгыз. Һәр кыяр төбенә 1 литр ашлама сибегез.

 

Ашламаны сибәр алдыннан, кыярларга башта яхшылап су сибегез.

Бу ашламаны помидорларга, баллы борычларга да сибәргә була.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кыярның файдасы турында

Борынгы Римда кыярны көн дә ашаганнар, моның организмны шлаклар һәм токсиннардан чистартуын шул заманнарда ук белгәннәр. Бүген исә кыярны күбрәк ябыгырга теләүчеләргә киңәш итәләр. Әмма бу яшелчәнең ябыктырудан тыш та бик күп файдалы сыйфатлары бар, ди белгечләр.

Кыярлар 95 процент судан тора, шуңа да аның калориялелеге бик түбән. Моннан тыш, әлеге яшелчәдә тартрон кислотасы бар, ә ул организмда май туплануны кисәтү сәләтенә ия. Менә шуның өчен дә зифа буй-сын турында хыялланучыларга кыярны көн дә ашау тәкъдим ителә.

Кыярның файдасы күп булсын өчен аны дөрес ашый белергә кирәк. Диетологлар яшелчәне кабыгы белән ашарга өнди, чөнки нәкъ менә яшелчәнең тышында К, А, В, С витаминнары, шулай ук тимер, калий, фосфор, бакыр һәм магний күп туплана.

Белгечләр әйтүенчә, кыяр организмда шикәр һәм холестерин күләмен киметә, кан составын яхшырта. Уңай нәтиҗәгә ирешим дисәң, яшелчәне көн дә ашау зарур. Көненә ике-өч кыяр ашасагыз, аның файдасын сизәрсез.

Моннан тыш, кыяр тән тиресен шомарта, апатия һәм депрессиягә каршы тору сәләтен арттыра, кан басымын һәм йөрәк ритмын нормага китерә. Әлеге яшелчәнең тагын бер яхшы ягы – ул хәтта бөерләрдәге вак ташлардан котылырга ярдәм итә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев