Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кырык ел бергә

“Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлегендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Марковлар гаиләсен котладылар. Чара “Бердәм Россия”нең “Ныклы гаилә” дигән федераль проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелде.

Маргарита Петровна белән Евгений Егорович бердәм гаилә булып, иңгә-иң куеп инде кырык ел яшиләр. Гаиләләренә мәхәббәт, тугрылык, бер-береңне хөрмәт итү һәм аңлый белү кебек сыйфатлар нигез булып тора. Марковларны барлык таныш-белешләре хөрмәт итәләр һәм алар һәр кешегә үрнәк булырлык.
Гаилә бәхетенең сере нидә, дигән сорауга, ир белән хатын арасында иң мөһиме – бер-береңә юл кую, аңлый белү, рухи якынлык, дип җавап бирәләр. Ә Маргарита Петровна исә: “Өйдә ирнең – баш, хатынның муен икәнен истән чыгармаска кирәк. Хатын-кыз үз фикерен үтемле, шул ук вакытта киңәш формасында итеп җиткерә белергә тиеш”, дип өсти. 
Мондый фикер белән ризалашмау мөмкин түгел. Марковлар гаиләсен тантанада катнашучылар җылы котлап, аларга бүләк тапшырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев