Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кырга чыкканда, техника ышанычлы булсын

Узган атнада районда машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү өчен традицион еллык конкурска йомгак ясадылар.

Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган конкурс барышында иң яхшы коллективларны ачыкладылар. Кайбер кимчелекләрне да атап үттеләр, аларны озакка сузмый бетерергә кирәк.

Министрлыкның игенчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков, Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дмитрий Савинов, “Россельхозцентр”ның ТР Спас районы буенча филиалы җитәкчесе Рәшит Сафин һәм Госстехнадзорның Спас районы буенча инспекциясе җитәкчесе Илнур Батыршин составындагы комиссия Рафис Мөхәммәтов, Дамир Хәмидуллин, Игорь Планин, Андрей Синицин, Юрий Семушкин, Сергей Юрков, Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыкларында “ВЗП “Болгар” акционерлык җәмгыятендә булды.
Шунысын әйтергә кирәк, соңгы елларда бу хуҗалыкларда техниканы әзерләүгә һәрвакыт зур игътибар бирелә. Менә быел да чылбырлы, көпчәкле тракторлар һәм автомобильләр яхшылап ремонтланган, алар шулай ук техник карау да узган. Хуҗалыкларда туфрак эшкәртә торган агрегатларның күпчелеге әле узган көздә үк тиешле тәртипкә китерелгән, бу язда аларны тагын бер кат тикшереп чыкканнан соң махсус мәйданчыкларга куйганнар. Әлбәттә инде, монда беренче чиратта механизаторлар һәм, гомумән, язгы чәчүдә ел саен актив катнашучы авыл уңганнарының тырышлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Техниканы карау барышында хуҗалык җитәкчеләре комиссия әгъзаларына шулай ук чәчүлек фонды, орлыкны агулый торган машиналарның торышы турында да сөйләделәр. Быел ягулык-майлау материалларына һәм минераль ашламаларга кытлык булмаска тиеш. Техника кадрлар белән тәэмин ителгән, чәчүдә катнашучыларны ашату белән бәйле мәсьәлә турында да алдан кайгыртканнар. Механизаторлар һәм кыр эшләрендә катнашачак кешеләр белән инструктаж уздырылган, хезмәтне саклау кебек мөһим мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмаганнар. Әлбәттә инде, хуҗалыкларда механизаторлар хезмәтенә түләү мәсьәләсе дә хәл ителгән.
Шулай да, конкурска йомгак ясаганда комиссия әгъзалары кайбер кимчелекләрне дә атап үттеләр. Дөрес, бер караганда, алар бик җитди дә түгел кебек, әмма бер-ике көндә бетерергә кирәк. Техниканы җаваплы имтиханга әзерләгәндә, бер генә мәсьәләне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Кыр эшләрендә катнашучылар шулай ук агротехника таләпләрен, иминлек нормаларын җиренә җиткереп үтәргә тиеш. Болар барысы да алда торган чәчү эшләрен тиз һәм яхшы сыйфат белән башкарып чыгуда әһәмиятле роль уйный. 
Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Никольскидан Игорь Планин хуҗалыгына бирелде. Икенче урында – Балымердан Юрий Семушкин хуҗалыгы. Ржавецтан Сергей Юрков хуҗалыгы өченче урынга лаек булды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев