Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кызыклы чаралар үткәрелде

Татар театрына багышланган "Мин татарча сөйләшәм" сигезенче республика акциясе кысаларында, Никольск мәктәбендә кызыклы чаралар шактый уздырылды. 11 класс укучылары сигезенче классларга күренекле татар драматургы һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иҗади мирасы турында сөйләделәр. Каролина Казакова, Дарья Егорова һәм Анна Колесова хәзерләгән хәбәрләр иң яхшысы дип табылды. Тугызынчы класс укучылары мәктәп китапханәчесе...

Татар театрына багышланган "Мин татарча сөйләшәм" сигезенче республика акциясе кысаларында, Никольск мәктәбендә кызыклы чаралар шактый уздырылды.
11 класс укучылары сигезенче классларга күренекле татар драматургы һәм режиссер Кәрим Тинчуринның иҗади мирасы турында сөйләделәр. Каролина Казакова, Дарья Егорова һәм Анна Колесова хәзерләгән хәбәрләр иң яхшысы дип табылды.
Тугызынчы класс укучылары мәктәп китапханәчесе Валентина Тареева белән татар театры тарихы буенча фикер алыштылар, ә 2 класстан алып 4 класска кадәр укучылар акциягә авыл хат ташучысы Марина Крапивинаны җәлеп иттеләр.
Атна ахырында Галиәсгар Камалның "Беренче театр" әсәре буенча спектакль куйдылар. Төп рольләрне башкаручы Екатерина Никитина, Егор Абалымов, Зөһрә Гайнетдинова, Константин Черняев һәм Ильвира Тимонина зур осталык белән уйнадылар, залда җыелган тамашачыларны сөендерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев