Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кыңгыраулар чыңы, бу хушлашу җыры... (ФОТО)

Кичә районның барлык мәктәпләрендә дә соңгы кыңгырау чыңлады.

Быел мәктәпләрдә 60 укучы – унберенче классны, 209 укучы тугызынчы классны тәмамлый. Аттестация комиссиясе нәтиҗәләре буенча, аларның барысына да шушы көннәрдә башланып китәчәк чыгарылыш имтиханнарында  катнашырга рөхсәт бирелгән. 
Барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау бәйрәме тантанасы онытылмас тәэсирләр калдырды. Бу чарага чыгарылыш класс укучыларын котларга аларның әти–әниләре, туганнары, якыннары килгән иде. Алар барысы да шатлыклы дулкынлану хисләре кичерделәр, укучыларга һәм укытучыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Тиздән тормыш юлына аяк басарга җыенган укучыларга имтиханнарда уңышлар  теләделәр.
Бигрәк тә укуда, спортта, җәмәгать эшләрендә уңышларга ирешкән укучыларга грамоталар һәм призлар тапшырдылар.
Шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә узган тантаналы линейкада район башлыгы Камил Нугаев та катнашты.
 – Сезгә киләчәктә зур кешеләр булып җитешүегезне телим, – диде район башлыгы. – Ирешкән уңышларыгыз белән куандырыгыз, хыялларыгыз тормышка ашсын, үзегез сайлаган профессияне алу өчен укуыгызны дәвам итегез, тик беркайчан да сезгә олы тормышта үз юлыгызны табарга ярдәм иткән, белем биргән мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз!
Быел бу мәктәпне 19 укучы тәмамлый, алар  арасында өч укучы медальләргә дәгъва итә. Район буенча алар алтау булырга тиеш (өчесе шәһәрнең 1нче урта мәктәбеннән).
 Соңгы кыңгырау бәйрәме программасы күркәм традиция буенча матур чәчәк бәйләмнәре, чыгарылыш класс укучылары вальсы, теләкләрнең чынга ашуын теләп очырган һава шарлары, истәлеккә фотога төшүләр белән үрелеп барды һәм соңгы кыңгырау чыңы белән тәмамланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев