Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кросста балалар катнашты

Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында 14 – 15 яшьлек укучылар арасында ачык интеллектуаль спорт ярышлары үткәрелде.

Бәйге илебез халкының Бөек АВатан сугышында Җиңүенең 74 еллыгына багышланды.
Эстафетада катнашучыларга билгеле бер вакыт эчендә катлаулы маршрут аша узарга туры килде. Өстәвенә, алар әле тагын интеллектуаль һәм спорт уены рәвешендәге биремнәрне дә үтәделәр.
Интеллектуаль кросста Полянка урта мәктәбе командасы барысыннан да уздырды. Икенче урынга Антоновка мәктәбе командасы чыкты, өченче урында – Болгардагы 2нче урта мәктәп. Җиңүчеләргә Болгар музей-тыюлыгындагы барлык музейларга бушлай керү өчен сертификатлар, призлар һәм бүләкләр тапшырылды.

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев