Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күренекле якташыбызны бәйрәм белән котладылар

Шушы көннәрдә күренекле якташыбыз, СССРның халык укытучысы, ТАССР мәктәпләренең атказанган укытучысы Әнәс Сәлаховка 95 яшь тулды.

Әнәс аганың 1941 елда башланган педагогик эшчәнлеге безнең район белән аерылгысыз бәйле. Ул башта Сабанча мәктәбендә укыта, аннары Ямбакты мәктәбенә завуч итеп билгелиләр. 1944 елдан 1961 елга кадәр Әҗмәр мәктәбе директоры була. Соңыннан Казандагы мәктәпләрдә эшли.

Атказанган укытучыны якташлары исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Афоньшина җылы котлады, легендар укытучыга саулык, җан тынычлыгы теләде. Юбилярга район башлыгының Мактау грамотасын да тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев