Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күпфункцияле үзәктә яңа туган балаларга документлар алырга мөмкин

​​​​​​​Бала дөньяга килгәч, аның әти-әнисе, әби-бабасы гына түгел, барлык таныш-белешләре дә сөенә. Киләчәктә аның хокукларын дәүләт якласын өчен, балага илнең тулы хокуклы гражданины исемен алырга кирәк. Бу эштә күпфункцияле үзәк ярдәмгә килә.

Татарстанның күпфункцияле үзәкләре аша яңа туган баланы яшәү урыны буенча теркәргә, аңа ИНН белән СНИЛС рәсмиләштерергә, баланы бакчага чиратка яздырырга, ә ата-анага балалар пособиеләре алырга мөмкин.

Яшәү урыны буенча теркәлгәндә, баланы торак хуҗалары ризалыгыннан башка гына законлы вәкилләрнең берсе (әтисе яки әнисе) яшәгән урынга теркиләр. Гариза баланы теркәүче законлы вәкил тарафыннан тапшырыла. Җиде эш көненнән соң яшәү урыны буенча теркәү турында таныклык (8нче форма) алырга мөмкин.

СНИЛС рәсмиләштерү өчен баланың әти яки әнисенә паспорт, баланың туу турында таныклыгы һәм гариза кирәк. Биш эш көненнән соң күпфункцияле үзәктән әзер документны килеп алырга була.

Салым түләүченең шәхси номеры финанс операцияләрен башкарганда кирәк. Балага ИНН аңа салым түләнергә тиешле нинди дә булса милек яздырган, аңа мирас тапшырылган яки баланың ата-анасы нәнине санаторий-курорт дәвалау өчен салым вычеты алырга теләгән очракта ясала. ИНН алу өчен паспорт, баланың туу турында таныклыгы һәм яшәү яки тору урыны буенча теркәүне раслаган документ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Тиешле документларны рәсмиләштерүдән тыш, бала туганнан соң тиешле түләүләр һәм пособиеләрне алу турында да кайгыртырга кирәк. “Мои документы” офисларында бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособиене, баланы карау өчен айлык пособиене алу һәм һәр гаиләгә беренче бала тугач бирелә торган айлык түләүне (халык телендә “путинский түләү”) алырга гариза бирергә мөмкин. 2019 елның беренче яртыеллыгында бу хезмәтне алу өчен 500дән артык мөрәҗәгать бирелде.

Барлык документларны да рәсмиләштергәннән соң, нәнине балалар бакчасына чиратка кую турында да кайгырта башларга мөмкин. Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәкләре ата-аналардан баланы бакчага беренче тапкыр чиратка кую турында гаризалар кабул итә (шушы елның 6 аенда 1400 кеше мөрәҗәгать итте). Гаризада үзегез йөрергә теләгән бер балалар бакчасы, группада тәрбияләү һәм укытуның теле, баланы бакчага җибәрергә теләгән дата күрсәтелергә тиеш. Ата яки анага гариза биргәндә паспорт, баланың туу турында таныклыгы, баланы бакчага биру буенча льгота булуы турында документ кирәк булачак.

Шушы хезмәтләрнең күп өлешен КФҮтә комплекслы сорау (запрос) рәвешендә соратып алырга була. Икенче төрле әйткәндә, мөрәҗәгать итүчегә һәр хезмәт буенча аерым гариза тутырырга кирәкми. Бары тик бер гариза гына бирелеп, бу хезмәтләр буенча запросларны хакимият органнарына КФҮ белгече үзе җибәрә.

 

Матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев