Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Күп балалы гаиләләргә

    Тиздән 176 күп балалы гаиләнең 170е җир участогы хуҗалары булачак. Һәр гаиләгә 10 сутый җир бирелә. Аларның 120се теркәлү процедурасын үткән, калганнары кирәкле барлык документларны тапшырганнар һәм шушы көннәрдә хосусый милек турындагы документлар алачаклар. Җир участокларын межалау эшен дәүләт тулысынча үз өстенә алды: 100 җир участогы - Приволжски авылы янында,...

    Тиздән 176 күп балалы гаиләнең 170е җир участогы хуҗалары булачак. Һәр гаиләгә 10 сутый җир бирелә.
    Аларның 120се теркәлү процедурасын үткән, калганнары кирәкле барлык документларны тапшырганнар һәм шушы көннәрдә хосусый милек турындагы документлар алачаклар. Җир участокларын межалау эшен дәүләт тулысынча үз өстенә алды: 100 җир участогы - Приволжски авылы янында, 30ы - Өчкүл авылы янында, 19ы- Ким җирлегендә. Алар өчен барлыгы 218 җир участогы межаланган, ләкин әлегә барысы да гаризалар бирмәгән. Участоклар алырга тиешле гаилә исемлеге белән район сайтыннан танышырга була.
    Безнең районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү буенча республикада иң яхшылардан исәпләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: