Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Котлаулар кабул итте

Шушы көннәрдә генә Татар Такталы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Миңнеруй Гайнуллинага туксан яшь тулды.

Аны туган көне белән контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, Аграмак авыл җирлеге башлыгы Румия Галәветдинова, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, туганнары җылы котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгының котлау открыткаларын, күчтәнәчләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар. Әлбәттә инде, районыбыз үсешенә үзеннән зур өлеш керткән Миңнеруй Нургали кызына саулык һәм сәламәтлек, җан тынычлыгы, имин тормышта яшәвен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев