Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Корбан гаете мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләребез!

Сезне ихластан иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм. 

Корбан гаете, Ислам динендәге башка бәйрәмнәр кебек үк, күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне һәм гөнаһларыбызны ярлыкауны гәүдәләндерә. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга,

бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар илә ихтирам күрсәтергә чакыра. 

Спас районы мөселманнары төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дуслык һәм туганлыкны ныгыту, элек-электән килә торган гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертә, хәйрия эшләрендә актив катнаша.  

Һәрбарчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр телибез. Кылган догаларыбыз, биргән сәдакәләребез һәм чалган корбаннарыбыз кабул булсын.

Ихтирам белән Спас районы башлыгы Фәргат Мөхәммәтов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев