Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Концерт күңелле үтте

4 ноябрьдә район Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Изге Ананың Казан иконасына багышланган концерт булды. Аны Изге Авраам чиркәве оештырды. Концерт башланыр алдыннан, тамашачыларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв котлады. Сәхнәдә дини җырлар гына түгел, Ватанга, анага дан җырлаган заманча авторларның җырлары да яңгырады. Клирос ансамбле, Валентина...

4 ноябрьдә район Мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә һәм Изге Ананың Казан иконасына багышланган концерт булды.
Аны Изге Авраам чиркәве оештырды. Концерт башланыр алдыннан, тамашачыларны Болгар шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Тюленёв котлады. Сәхнәдә дини җырлар гына түгел, Ватанга, анага дан җырлаган заманча авторларның җырлары да яңгырады. Клирос ансамбле, Валентина Малова, Наталья Каргина, ветераннар һәм казаклар хоры башкаруындагы җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Җырлар дәртле биюләр белән үрелеп барды.
Артистларның тырышлыгы белән концерт җылы, дустанә атмосферада үтте. Тамашачылар бик канәгать булдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X