Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурсларда катнаштылар

Коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән "Илебез киләчәге - минем кулларда" дигән республика иншалар конкурсында катнашкан өчен Урта Йорткүл мәктәбе укучысы Инсаф Шәйхелисламов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына ия булды. Ә район буенча ул бу конкурсның җиңүчесе дип табылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ульяна Хәсәнова белән Инсаф...

Коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру кысаларында үткәрелгән "Илебез киләчәге - минем кулларда" дигән республика иншалар конкурсында катнашкан өчен Урта Йорткүл мәктәбе укучысы Инсаф Шәйхелисламов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломына ия булды.
Ә район буенча ул бу конкурсның җиңүчесе дип табылды. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ульяна Хәсәнова белән Инсаф Казан шәһәрендә үткәрелгән җиңүчеләрне котлау тантанасына чакыру алдылар.
Коррупциягә каршы тору буенча иҗади эшләрнең республика конкурсында укытучылар да катнашты. Мәсәлән, Иж-Борискино мәктәбенең математика укытучысы Лада Сусарина ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Аның хезмәттәше, тарих укытучысы Зинаида Мокшинага Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча фәнни эшләр конкурсында катнашуы өчен таныклык тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев