Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкурсларда катнашкан өчен

Тармак технологияләре техникумы укучылары республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Мәсәлән, булачак автомеханик Сергей Савинов Казан милли тикшерү технология университеты оештырган "КНИТОның Нобель өметләре" дигән конкурста катнашты. Укытучы Юлия Муллинова җитәкчелегендә ул "Спас районы һәйкәлләр табигате" дигән иҗади эш башкарып, призлы урын алды. Сергейга бу конкурста катнашучы сертификаты...

Тармак технологияләре техникумы укучылары республика дәрәҗәсендәге төрле конкурсларда үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр.
Мәсәлән, булачак автомеханик Сергей Савинов Казан милли тикшерү технология университеты оештырган "КНИТОның Нобель өметләре" дигән конкурста катнашты. Укытучы Юлия Муллинова җитәкчелегендә ул "Спас районы һәйкәлләр табигате" дигән иҗади эш башкарып, призлы урын алды. Сергейга бу конкурста катнашучы сертификаты тапшырылды. Шундый ук сертификатка Яр Чаллыда үткәрелгән "Конкурент мохитендә профориентация" дигән регионара студентлар фәнни-практик конференциясендә катнашкан Ксения Антоновага да тапшырылды. Ксения киләчәктә гостиница хезмәте белгече булачак, шуңа күрә үз эшен шәхесне ачу чарасы буларак, һөнәри белем бирүгә багышлады (укытучы Юлия Маркарян).
Ә авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты белгечлеге буенча укучы Александр Подгорнов башлангыч һәм урта һөнәри белем учреждениесе укучылары һәм инженер-укытучы хезмәткәрләре арасында үткәрелгән шахмат буенча шәхси беренчелектә беренче урынга лаек булды.
Барлык конкурсантларга да техникум җитәкчелегеннән призлар тапшырылды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X