Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конкрет эшләргә рухланып

Узган чәршәмбедә Ким поселогында авыл җирлеге башлыклары, райондагы кайбер хезмәт һәм ведомство, учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашында узган чираттагы семинарда авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсеше белән бәйле мәсьәләләрне карадылар.

Тәлгат ҖАМАЛЕТДИНОВ

Уңганнан бар да була, диләр. Чыннан да, кыенлыкларга сылтау итмичә үз гаиләсенең, туган авылының киләчәге турында чын йөрәктән кайгырткан һәм инде теләсә кайсы катлаулы хәлдән чыгу юлын таба алган кешеләргә карап сокланмый мөмкин түгел. Моңа мисал итеп Тракторный поселогыннан Сергей Подемировны китерергә була. Моннан биш ел элек егет үз хуҗалыгын булдырган. Җир участогын рәсмиләштергән, абзарындагы булган маллар янына иш итеп тагын берничә баш яшь терлек сатып алган, фермасын зурайткан, кирәкле техника алып кайткан. Бүген аның мини-фермасында 5 савым сыер һәм җиде баш тана бар.
– Сыерлар саны алай күп булмаса да, ел әйләнәсендә тотрыклы табыш китерәләр, – ди Сергей Александрович. – Әле ит сатып та бераз акча эшлибез...
Семинарда катнашучылар аның хуҗалыгы белән кызыксынып таныштылар, хуҗалык җитәкчесенә төрле сораулар бирделәр һәм инде Сергей Александровичның эшкә карата булган кызыксынуын чамаламый калмаганнардыр. Аның механика мастерскоенда техника ремонтлау өчен ярыйсы гына шартлар булдырылган, заманча аппаратура да сатып алган. Фермасындагы тәртипкә дә игътибар итми мөмкин түгел, терлек азыгын кирәк кадәр туплаганнар. Сыерларның күбесе буаз, озакламый бозаулый башларга тиешләр, ди хуҗалык җитәкчесе.
Подемировның техникасы да төзек. Хәер, уңган хуҗаның ул шулай булырга да тиеш, өстәвенә, кылны кырыкка ярырдай вакыт – язгы кыр эшләре якынлашып килә. Димәк, җиңнәрне сызганыр көннәр җитә. Сергей Александрович быел да үз басуында бөртекле һәм азык культураларыннан әйбәт уңыш җыеп алырга өметләнә.
Кимдагы Александр Выжлов хуҗалыгында да эшләр ярыйсы гына бара. Аның фермасындагы малларның гомуми баш саны 24кә җитә, шуның 17се – савым сыерлар. Хәзер, мәсәлән, хуҗалык фермасыннан көн саен 180 литрдан артык сөт саталар, ә инде тулаем савым 200 литрдан артып китә. Фермада сөт суыту җайланмасы бар, тиресне транспортер ярдәмендә чыгаралар. Хуҗалыкта ел саен малларны кышлату чорына ныклап әзерләнәләр, ашлык фуражы һәм печәнгә кытлык кичергәннәре юк. Көпчәкле тракторлар, ашлык уру һәм печән әзерләү техникасын көздән әзерләп калдырганнар. Коллективта быел да конкрет эшләргә йөз тотып яшиләр. Барысына да үз көчләре белән ирешә торган бу хуҗалык уңганнарының тырышлыгына ничек сокланмыйсың!
Семинарда катнашучылар шулай ук Валентина Наумова хуҗалыгында төзелеп килә торган гаилә фермасының яңа бинасын да карап чыктылар.
Семинар азагында Мәдәният йортында киңәшмә булды. Ким җирлеге башлыгы Равил Гыйсмәтов поселок халкының бүгенге тормышы турында сөйләде, булган проблемаларга тукталып үтте. Киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рушания Закирова, финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Устина, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Равил Галәветдинов һәм башкалар чыгыш ясады. Семинар эшендә ТР хисап палатасының экспертиза бүлеге мөдире Наил Мөхәммәтшин катнашты.
Киңәшмәгә район башлыгы Камил Нугаев йомгак ясады һәм һәркемне үз вазифаларына җаваплы карарга чакырды. Бөтен җирдә тиешле тәртип булырга тиеш, диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев