Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Комсомол яшьлеге онытылмый

Быел комсомол оешмасының 100 еллык юбилее билгеләп үтелде.

Бу вакыйга төрле буын вәкилләре арасында фикер алышуларга сәбәпче булды. Газета укучыларыбыз да үзләренең шаулап үткән комсомол еллары турында хатирәләре белән уртаклашуларын дәвам итәләр.
Людмила Ермилова,
Спас район үзәк 
хастаханәсенең 
табиб-педиатры:
– Билгеле, комсомол еллары мәңге уелмыйча хәтеремдә сакланыр. Мәктәп елларында бик актив укучы булганга күрә, мине башта пионер дружинасы советы рәисе итеп сайладылар, соңрак комсомолга кердем. Мәктәпнең комсомол комитеты составында булдым һәм җәмәгать тормышының үзәгендә кайнадым.
Институтка укырга кергәч тә, комсомол оешмасы секретаре итеп сайлап куйдылар. Уку йортын тәмамлап, эшли башлагач  үзебезнең хастаханәдәге башлангыч комсомол оешмасы секретаре вазифасын башкардым.
Комсомолда булган елларымны мәңге онытасым юк. Әле дә исемдә, түбәләрдән кар чистартып, акча эшләдек. Аннары җыелган акчаларны Америка штатларының берсендә забастовка күтәргән шахтерларга күчердек. Мөмкин булганча, кешеләргә ярдәм итәргә тырыштык. Безнең инициатива буенча физкультура укытучысы Николай Степанович Павликов җитәкчелегендә “Ритмика” түгәрәге оештырылды. Кичләрен бу түгәрәктә хатын-кызларның ничек рәхәтләнеп спорт белән шөгыльләнүен күрсәгез икән!
Бик кызыклы яшәдек, шуңа күрә комсомол оешмасына 100 ел тулу уңаеннан оештырылган концертка чакыруны да теләп кабул иттем. Яшь чакларымда башкарган эшләремне онытмаулары аеруча күңелле булды.
Галина Чегодаева,
почта ташучы 
(КИМ поселогы):
– Комсомол оешмасы сафларына мин үзебезнең сигезьеллык мәктәптә кердем, ә урта белемне инде Никольск мәктәбендә алдым.
Һәр мәктәп укучысы өчен төп бурыч – яхшы уку, ә безнең, моннан тыш, башка мавыктыргыч чаралар да җитәрлек була иде. Яшьтәшләрем белән бергә Тимур командалары оештырып, өлкән яшьтәге, авыру, ялгыз кешеләргә ярдәм иттек. Ишек алдында кар чистарттык, утын ташыдык. Су һәр йортта да булмаганга күрә, су да алып кайтып бирдек. Шулай да, өлкәннәр өчен иң яратканы – безнең белән аралашу, сөйләшеп утыру, хатирәләрен уртаклашу булды. Аннары комсомол комитеты утырышларында башкарылган эшләр турында отчет биреп, киләчәккә планнар билгели идек.
Башка классташларым кебек үк, мин комсомол значогын горурлык белән тагып йөрдем, барлык эшләрдә дә актив булырга тырыштым.
Надежда Данилина,
китапханәче 
(Иж-Борискино авылы):
– Комсомолга мине Базарлы Матакта укыган чагымда кабул иттеләр. Чара бик тантаналы узды. Ничек дулкынлануым әле дә истә.
Хәтеремдә, ай саен икешәр тиен комсомол взносларын түләп бардык. Комсомол яшьләр барлык чараларда да актив катнашты, мохтаҗларга ярдәм итте. Дәресләрдән бушаган чакларда тимер ватыклары, макулатура җыйдык, шимбә өмәләрендә, хезмәт десантларында, төрле спорт чараларында катнаштык. Минемчә, комсмомол бик кирәкле, көчле оешма иде. Ул безне бердәм коллектив итеп берләштереп, яңа башлангычларга өндәде.
Фото: http://tverweek.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев