Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Китапханәгә – бер гасыр!

    Узган атнада Спас районының үзәк китапханәсенә йөз ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр.

    Марина ЗАЙЦЕВА

    Бәйрәмдә китапханә хезмәткәрләре, әлеге учреждениедә күп еллар буе хезмәт куйган ветераннар, район җитәкчеләре, актив укучылар һәм шәһәрдә яшәүчеләр катнашты. Матур итеп бизәлгән залда иртәдән үк килгән кунаклар хөрмәтенә дәртле көйләр яңгырап торды. Китапханә эшчәнлеге белән таныштыру өчен видеоролик әзерләгәннәр. Китапханәнең бүлекләре, мондагы еллар дәвамында тупланган бай фонд, укучыларның фикерләре – болар һәм башкалар тантанада катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Җылы, дустанә шартларда аралашу, сөйләшеп утыру өчен мул итеп табын да әзерләгәннәр.
    ...Казан губернасының Спас өязендә беренче китапханә 1919 елда ачыла. Илдә әле гражданнар сугышы ялкыны сүрелергә дә өлгермәгән, төрле төбәкләрдә чуалышлар килеп чыга. Нәкъ менә сугышчан хәрәкәтләр дәвам иткән катлаулы чорда артык зур булмаган өяз шәһәрендәге яңа власть китапны пропагандалау максаты белән элеккеге сәүдәгәр Иоаким Улитин йортында китапханә ача.
    Зур, иркен уку залы, залларның уңай урнашуы, китапларның күп, фондны саклау өчен урынның җитәрлек булуы халыкны китапханәгә җәлеп итүдә әһәмиятле роль уйный. Алай гына да түгел, китапханә шәһәрдәге халык иң күп йөри торган урыннарның берсенә әйләнә.
    Китапханәгә земство управасы фондын, алпавыт утарларындагы китап һәм журналларны китереп тапшыралар. Бу мәдәният учреждениесен булдыруга Казан университеты профессоры Фирсов та үзеннән зур өлеш кертә. Александр Алексеевич район буйлап йөри һәм китаплар җыя, соңыннан аларны Спасск шәһәренә җибәрә. Әнә шулай итеп,  фондлар зур тарихи кыйммәткә ия булган уникаль борынгы басмалар белән тулылана. Архив материалларыннан күренгәнчә, 1920 елның 1 гыйнварына Спас китапханәсендә 9983 китап булган. Бер елдан соң инде китаплар саны 14898гә җитә, абонементтагы укучылар саны 1600 дән артып китә.
    Илебез өчен бик авыр булган Бөек Ватан сугышы елларында да китап укучыларның активлыгы сүрелмәгән. Кешеләр китапханәгә яңа басылып чыккан газеталарны уку, фронттагы хәлләрнең торышы турында яңалыклар тыңлау өчен килә. Гомумән, китапханә халыкны үзенә тартып тора торган үзәккә әйләнгән...  Ул әле дә булса шулай, китапханәдән кешеләр беркайчан өзелеп тормый. Бәйрәмне алып баручылар мәдәният учреждениесе хезмәткәрләре, шулай ук китапханә эшен алга җибәрүгә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр адресына җылы сүзләрне күп әйттеләр. Алар арасыннан Мария Ивановна Смирнова, Анна Николаевна Дмитриева, Надежда Иосифовна Улитина, Нина Александровна Могилевская, Лидия Алексеевна Гришина һәм башкаларның исемен атарга була.
    Анна Константиновна Миронова, Мария Васильевна Герасимова, Антонина Михайловна Ленькова, Тамара Александровна Кипрова, Татьяна Борисовна Горюнова, Нина Алексеевна Абрамова, Нелли Семеновна Еланина гомерләренең күп елларын китапханәгә багышлаган. Галина Ивановна Некрасова, Галина Ивановна Калинушкина, Лидия Владимировна Мулинова, Галина Анатольевна Дорофевнина, Любовь Михайловна Емельшина, Нина Васильевна Солдатова, Юлия Ивановна Степанова китапханәдә эшләп лаеклы ялга чыкканнар.
    Кунаклар һәм китапханә хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән ветераннарны алкышлар белән сәламләделәр. Уртак эшкә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәре өчен аларга чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
    2006 елдан бирле китапханә белән Марина Бедова җитәкчелек итә. Директор буларак, ул бүген иртәгәсе көнгә эшләргә кирәк, дигән стратегия булдырган. Әйтергә кирәк, бу мәдәният учреждениесенә һәм аның хезмәткәрләренә эшне тагын да камилләштерергә, тагын да яхшырак нәтиҗәләргә ирешергә, яңа иҗади идеяләр эзләргә һәм табарга, китапханәне шәһәр һәм районның мәгълүмат һәм мәдәният үзәгенә әйләндерергә ярәдәм итә. Моны саннар ярдәмендә дә расларга мөмкин. Бүгенге көндә, мәсәлән, үзәк китапханә фондында 52 меңнән артык китап бар. Абонемент һәм уку залындагы укучылар саны гына да өч меңнән артып китә. Әлбәттә инде,  мәдәният учреждениесенең төп горурлыгы – аның хезмәткәрләре. Аларның күбесе югары махсус белемгә ия. Китапханә системасының үзенчәлекләрен яхшы белү биредәге хезмәткәрләргә эшне мәдәни, эстетик, фәнни, патриотик, экология юнәлешләрендә нәтиҗәле алып барырга ярдәм итә. Безнең китапханә берничә елдан бирле кайбер күрсәткечләр буенча республикадагы алдынгы урыннарның берсен биләп тора. Мәсәлән, мәдәният учреждениесе Бөтенроссия күләмендә уздырылган “Кечкенә шәһәрләр һәм авылларның мәдәни мозаикасы” конкурсында (Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды) җиңүчеләр арасына керде. Моның өчен китапханәгә эчке проектларны тормышка ашыру өчен грант тапшырылды. Иҗат кешеләре номинациясендә китапханәнең өч белгече онлайн рәвештә укып, үзләренең квалификациясен күтәргән. “Санлы мәдәният” номинациясе йомгаклары буенче китапханә янәдән җиңүче булды, моның өчен бүләккә виртуаль концерт залы тапшырдылар. Китапханәнең ирешкән тагын бер зур уңышы турында әйтми булмый. Ул, мәсәлән, “Мәдәни мохит” конкурсында катнашып, иң югары балл җыйды һәм моның өчен 10 миллион сум күләмендә грант алды. Бу акча мәдәният учреждениесен “модельле” китапханә статусы итеп үзгәртүгә тотылачак. Коллективны агымдагы 2020 елда зур эшләр көтә, чөнки учреждениене яңа сыйфатта киләсе елның көзендә, төгәлрәге, 1 октябрьдән үк эшләтә башлау планлаштырылган.
    Ирешелгән югары уңышларда беренче чиратта китапханә җитәкчелеге һәм хезмәткәрләрнең уңышы зур. Бәйрәм чаралары барышында аларның барысының хезмәтен дә югары бәяләделәр.
    Библиограф Надежда Фролова, комплектлаштыру һәм әдәбиятны эшкәртү бүлеге китапханәчесе Ирина Горюнова, шулай ук хезмәт күрсәтү бүлеге китапханәчесе Юлия Алексеевага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
    Аларга бүләкләр тапшырганда район башлыгы болай диде:
    – Китапханә элек-электән шәһәр һәм райондагы мәдәни учакларның берсе булды. Бу учреждение мәгълүмат һәм мәгърифәт чыганагы булып тора, халыкның белемен арттыруда әһәмиятле роль уйный. Гомумән, китапханә кеше тәрбияләргә ярәдм итә...
    Китапханә хезмәткәрләрен шулай ук районның мәдәният бүлеге мөдире Фәрхат Низамов та җылы котлады. Ул белгечләргә эшләрендә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен теләде һәм китапханәчеләр Анастасия Семенова белән Ольга Сидоршинага мәдәният бүлегенең Мактау грамотасын тапшырды.
    Китапханә мөдире Марина Бедова иң актив китап укучыларның исемнәрен атап үтте һәм шәһәрдә яшәүче Ирина Федонина, Венера Мөхәммәтшина, Гүзәлия Кузовкина белән Разыя Галимовага Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.
    Юбилей тантаналары барышында үзешчән артистлар Варвара Лиюск һәм Рөстәм Холмирзоев башкаруында күңелле җырлар яңгырады. Китапханә хезмәткәрләре дә юбилейга бүләк әзерләгән: алар учреждениегә самавыр һәм чәй эчү өчен тәмле кәнфитләр бүләк иттеләр.
    Соңыннан барысын да шул самавырда кайнаткан хуш исле чәй белән сыйладылар. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: