Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кирәкле, мөһим һөнәр...

Бүгенге хезмәт базарында иң кирәкле һөнәр ияләренең берсе – җәмәгать туклану тармагы хезмәткәрләре.

Шәһәрдә яшәүче Рифат Кадыйров та аш-су әзерләү остасы белгечлеген сайлаган һәм Спас тармак технологияләре техникумына укырга кергән.

Техникумда белгечләр әзерләүдә “Җәмәгать туклану продукциясе технологиясе” мөһим тармакларның берсе санала. Үзләштерелә торган программа кысаларында, студентлар туклану продуктларының төрле төре белән эшләргә өйрәнә. Ризык әзерләүнең үзенчәлекләрен санап бетерерлек түгел. Моннан тыш, белгечләргә тагын бик күп нәрсәләрне, мисал өчен, җәмәгать туклану оешмасының структурасы һәм эш үзенчәлекләре, санитария кагыйдәләре һәм нормалар (САНПиН), иминлек куркынычын да өйрәтәләр. Булачак белгечләр әле тагын ризыкның калориясен ачыклый белергә, оста итеп меню төзү осталыгына да ия булырга тиеш. Әле бу гына да түгел! Аш-су әзерләүчедән эшкә иҗади карау да таләп ителә. Ни өчен дигәндә, ризык тәмле дә, шул ук вакытта матур да булырга тиеш. Димәк, табынга куела торган ризык белән төрле тәҗрибә уздырырга туры килә.
– Техника куркынычсызлыгын һәм хезмәтне саклауны әле беренче курста ук өйрәндек, – ди Рифат. – Аннары белгечлек буенча укырга керештек. Балык кыздырырга, төрле ашлар, татлы ризыклар, эчемлекләр әзерләргә, икмәк-булка әйберләре һәм тортлар пешерергә өйрәндек. Ни өчен бу һөнәрне сайладым дисезме? Мин кечкенәдән төрле ризыклар пешерергә яраттым...
Рифат инде үзенең осталыгын Казанда Юныс Әхмәтҗанов исемендәге халыкара милли кулинария конкурсында да күрсәтергә өлгергән. Күрсәтеп кенә калмаган, ә җиңүгә дә ирешкән. Рифат берничә көн эчендә башка конкурсантлар белән бергә милли ризыклар: чәк-чәк, татлы, итле бәлеш, өчпочмак, төрле салат һәм эчемлекләр әзерләүдә көч сынашкан. Ул “Традицияләргә тугрылык өчен”, “Эшкә иҗади караган өчен” номинацияләрендә уңышка ирешкән. Илебездә, шул исәптән республикабызда кафе һәм рестораннар саны арта. Гомумән, җәмәгать туклану предприятиеләре челтәре хезмәтеннән файдаланучылар күбәйде. Рифат та киләчәктә эшсез калмаячагына нык ышана.
Төркем кураторы Ольга Смолина сүзләренә караганда, Рифат аш-су әзерләү остасы һөнәрен сайлап ялгышмаган. Ул бик талантлы, тырыш егет, биремнәрне оста, иҗади үти, ризык тәмле һәм матур булсын, дип кабатларга ярата. Ольга Викторовна фикеренчә, егет аеруча икенче ашларны үзенә генә хас булган осталык белән әзерли. Куратор киләчәктә егеткә зур өметләр баглый.
Рифат төрле яктан караганда да активлыгы белән аерылып тора. Спорт белән бик теләп шөгыльләнә. Мәктәптә укыганда җиңел атлетика, баскетбол ярышларында катнашып килгән. Кыш көне чаңгыга, тимераякка баса, җәен роликларда йөрергә ярата.
– Кыш килүен түземсезлек белән көтеп алам, – ди студент егет. – Чөнки мин сноуборд белән дә шөгыльләнә башладым.
Сноуборд – махсус әзерләнгән юлда яки трассада такта кисәгенә басып шууны аңлата Бу шөгыль Рифатка яңа фикердәшләр табарга ярдәм иткән. Беренче кар яту белән ул Виктор Ермилин, Егор Васильев, Егор Буторов һәм башка егетләр белән сноубордка баскан. Әлмәт шәһәрендәге “Ян” тау комплексындагы махсус сноуборд трассасында да үз көчен сынап карау мөмкинлеге булган. Үзен әйбәт физик хәлдә тоту өчен Рифат атнасына берничә тапкыр тренажер залына һәм бассейнга йөри.
Рифат әле тагын оста итеп бии дә белә икән. Мөстәкыйль рәвештә степ, тектоник биергә өйрәнгән. Бу биюләр хәзер яшьләр арасында аеруча да популяр. Дәресләрне төрле чыганаклардан, Интернат челтәреннән дә алган. Инде тагын хип-хопка дә өйрәнә. Көй язып карарга да теләге юк түгел. Смартфондагы мобиль кушымтадан файдалана.
– Мобиль программа белән генә кешене шаккаттыра торган көйләр язып булмый, шулай да гади генә трек язып карарга мөмкин була, – ди егет.
“Җиңү волонтерлары” бөтенроссия җәмәгать оешмасы әгъзалары белән бергә Рифат концертлар, флешмобларда катнаша, ветераннарга ярдәм итә. Техникумны тәмамлаганнан соң ул армиядә хезмәт итү турында хыяллана. Аннары инде белгечлек буенча эшкә урнашырга да мөмкин. Югары белем алу турында да уйлый.
Рифат әле яшь, максатына ирешми калмас. Киләчәктә сайлаган һөнәренә тугры калсын иде егет. Яхшы аш-су әзерләү осталары кайда да кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев