Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кирәкле акция

Якшәмбе көнне “Кол Гали” кунакханә комплексы хезмәткәрләре республика күләмендә уздырыла торган “Чиста яр буе” табигатьне саклау акциясендә катнаштылар.

Бу акцияне ел саен Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы муниципаль берәмлекләр белән берлектә оештыра. Һәм, әйтергә кирәк, бу чарада катнашып, табигатьне саклауга үзләреннән өлеш кертегә теләүчеләр саны торган саен арта гына бара.
Кунакханә комплексының 30лап хезмәткәре Идел елгасы ярын чистартуда катнашты. Төгәлрәк әйткәндә, алар пристаньнан Изге коега кадәр булган араны тиешле тәртипкә китерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев