Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Кибеттә алдамасыннар өчен нишләргә?

“Шәһәрдәге зур булмаган кибетләрнең берсендә сатучы хатын мине һәрвакыт алдый.

Берәмләп кенә сатыла торган товарны алганда да ничә дә булса тиенгә алдап калу җаен таба. Үлчәп сатыла торганнары турында әйтеп торасы юк. Барган саен, аз дигәндә утыз-кырык сумга алдый.
Кеше кесәсенә керергә ярамавы турында сатучының үзенә дә әйтеп карадым, берсендә, күзгә карап алдап маташканда, кулыннан тотып алдым да, акчамны кире кайтарырга мәҗбүр иттем. Бер караганда, зур сумма да түгел, әмма барыбер гарьләндерә. Шуннан соң бу кибетка бүтән кермәскә булдым. Мондый сатучыны ничек җавапка тартырга?”
Любовь Киселева (Болгар шәһәре).
Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистайдагы территориаль органы белгеч-эксперты Рузалия Кадыйрова аңлатма бирә:
– Көндәлек тормышта азагы күңелсез тәмамлана торган очракларга теләсә кайсы кеше тап булыргак мөмкин. Моңа һәрвакыт әзер торырга кирәк. Тиз генә кибеткә барып килим әле, дип чыгып киткән кеше белән сәүдә ноктасы хезмәткәрләре арасында да еш кына каршылыклар килеп чыккалый. Күпчелек очракларда моның сәбәбен сатучының яки кассирның клиентлар исәбенә баерга теләве белән аңлатырга була. Сәүдә хезмәткәрләре моны белә торып эшлиме, әллә инде ялгышлык беләнме – моны тиешле органнар ачыкларга тиеш.
Сәүдә ноктасында аеруча киң таралган алдауларның кайберләренә тукталыйк: сезгә товарны күрсәтелгән бәядәгегә караганда кыйммәтрәк суммага саттылар, сез срогы чыккан яки сыйфатсыз товар сатып алдыгыз, кассир бер үк товарга берничә чек чыгарып бирде, сатучы яшелчә яки җиләк-җимешне дөрес үлчәмәде. Таныш очраклармы? Алдасалар, кемгә мөрәҗәгать итәргә соң?
Башта проблеманы администраторны чакырып яки кибет хуҗасына шылтыратып, урында хәл итеп карарга кирәк. Файдасы булмаса, киңәш-тәкъдимнәр китабын алып, кибет хужасы исеменә жалоба языгыз. Сезнең жалобаны биш көн эчендә карарга һәм дәгъва буенча нинди карар кабул ителүе турында әлеге китапка язып куерга тиешләр. Кибет куелган таләпләрне үтәү вакытын озайтырга да мөмкин, әмма ул 15 көннән дә артмаска тиеш. Бу хакта жалоба китабында да күрсәтелә. Әгәр инде тиешле срок үтеп, сезнең таләпләр канәгатьләндерелми калса, башкачарак эшләп карагыз – югары органнарга мөрәҗәгать итегез.
Югары органнарга килгәндә, монда барысы да кибетченең сезне ничек алдавына бәйле. Әйтик, Роспотребнадзор белән Дәүләт алкоголь инспекциясе бозылган товарлар белән сәүдә итү, акцияләр уздыру кагыйдәләрен бозу, сыйфатсыз хезмәт күрсәтү кебек закон бозу очракларын тикшерә. Мөрәҗәгатьне Роспотребнадзорның территориаль подразделениесендә яки аның рәсми сайтында калдырырга була: rospotrebnadzor.ru.
Эчке эшләр министрлыгының икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре кулланучыларны алдау очраклары буенча язган жалобалар (Административ хокук тәртибен бозу турындагы Кодексның 14.7 маддәсе) буенча эшли. Мондый жалобага клиентларга товарны үлчәп сатканда алдау очраклары, шулай ук товарның сыйфаты буенча төгәл булмаган мәгълүматлар бирү һәм башкалар керә.
Әгәр сезнең мөрәҗәгатьләрне югарыда әйтеп үтелгән инстанцияләрдә карамасалар, бу очракта прокуратурага яки судка гариза язып тапшыра аласыз.
Алдау фактын ничек расларга? Жалобада боларның барысы да ачык итеп күрсәтелергә тиеш. Моңа товар һәм касса чеклары, товарның фоторәсеме, этикеткасы һәм бәясе, видеокүзәтү камерасыннан алынган язмалар һәм шаһитларның биргән күрсәтмәләре керә. “Кулланучыларның хокукларын яклау турында”гы законның 18нче маддәсе нигезендә, чек булмау гына кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуга сәбәпче булып тора алмый. Әмма клиентның кулында дәлилләре күбрәк булган саен, бәхәснең үз файдасына хәл ителәчәгенә ышаныч зуррак. Шунысын да әйтергә кирәк, сатып алучыларны алдаган өчен закон буенча шактый зур күләмдә штрафлар каралган. Мәсәлән, клиентларга товарны алдап (дөрес үлчәмичә) саткан гражданнарга 3тән 5 мең сумга кадәр административ штраф салына. Җаваплы затларга – 10нан 30 мең сумга, юридик затларга 20дән 50 мең сумга кадәр штраф каралган. Товарның сыйфаты турында ялган мәгълүматлар биреп, сатып алучыны белә торып алдаган сәүдә хезмәткәрләренә һәм башка кешеләргә дә зур суммада штраф түләргә туры киләчәк. Сатып алу-сату килешүләренә кулланучыларның хокукын боза торган шартлар кертүчеләр, ялган продукция сатучылар да җәзасыз калмаячак.
Кибеттә алдамасыннар дисәгез, берничә генә булса да гади кагыйдәне үтәргә тырышыгыз. Беренчедән, товарның этикеткасына игътибар итегез: әгәр ул төзәтелгән яки яңасы ябыштырылган булса, мондый продуктны алмагыз. Икенчедән, товарны контроль үлчәүдә тагын бер кат үлчәгез, товарның бәясен алдан ук кассадан яки махсус сканерлардан ачыклагыз. Сдачага бирелгән акчаны кассадан читкә киткәнче үк санагыз, кибет хезмәткәрләренең коткысына бирелмәгез.
Әлеге киңәшләргә колак салсагыз, акчагызны да саклап калырсыз, күңелсез очракларга да юлыкмассыз. Шулай да, кибеттә алдау очрагына тап булсагыз, үз хокукларыгызны яклаудан курыкмагыз. Кагыйдә буларак, проблемаларның күбесе сәүдә ноктасы җитәкчелегенә жалоба бирә башлау белән хәл ителә. Ни генә дисәң дә, кибетләрнең үз клиентларын югалтасылары килми.

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев