Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хезмәттәшлек нәтиҗәле булсын!

Район газетасына язылу кампаниясенә йомгак ясаганда, без ел саен шәһәр оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында иң яхшы әбүнәчеләрне билгеләп үтәбез.

Район почта бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, шәһәр оешмалары арасында иң яхшы нәтиҗәгә Болгардагы балалар сәнгать мәктәбе ирешкән. Әлеге мәктәп коллективы шәһәрдә беренчеләрдән булып район газетасына тулысынча язылган.
Авыл җирлекләре арасыннан аеруча Иске Рәҗәп мактауга лаек. Авылда яшәүчеләрнең барысы да диярлек бердәм булып “Яңа тормыш” газетасына язылган. Язылу кампаниясенә актив кушылганнары өчен авыл җирлегенә Рәхмәт хаты тапшырылды.


Бу исемлеккә башка коллективлар һәм авыл җирлекләре дә кушылырлар һәм район газетасына киләчәктә теләп язылырлар, дип ышанасы килә.
Форсаттан файдаланып, “Новая жизнь” (“Яңа тормыш”) газетасына 2020 елның 2нче ярты елына язылу баруын да исегезгә төшерәбез. Теләгән һәр кеше бу мөмкинлектән файданана ала. Моның өчен почта бүлегенә яки альтернатив язылу пунктларына барырга һәм эшне озакка сузмыйча район газетасына язылырга кирәк.
Киләчәктә дә безнең газетаны алдырып укыячак әбүнәчеләребезнең барысына да алдан ук рәхмәтебезне белдерәбез. Ике арадагы хезмәттәшлек нәтиҗәле булыр, дип ышанабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев