Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Хәерле юл сиңа, Рәшит Зәйнетдин улы!

24 май көнне балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге укытучысы, чик буе гаскәрләре ветераны Рәшит Зыятдинов велосипед белән Болгардан Казанга китте.

Бу акцияне ул Россия чик буе гаскәрләренең 100 еллыгына багышлый.
Үз куллары белән ясаган дүрт көпчәкле велосипед белән юлда барганда, Рәшит Зәйнетдин улы берничә урында туктап яшьләр, чик буе гаскәрләре ветераннары белән очрашуны планлаштыра. Казанга 28 майда, Россиядә билгеләп үтеләчәк Чик сакчылары көнендә килеп җитәргә тиеш.

Шунысын әйтергә кирәк, Рәшит Зәйнетдин улы беренче группа инвалид, велосипедны бер аягы һәм ике кулы ярдәмендә хәрәкәткә китерә. Юлга үзенең тугрылыклы дусты – Верный кушаматлы этен дә алган.

Кыю, максатына ирешә торган бу кешегә сез дә 8-9172394757 номеры буенча смс-хәбәр җибәреп яки шалтыратып көч бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев