Хәерле юл сезгә, эзтабарлар! (ФОТО)
Шәһәрнең үзәк мәйданында “Болгар” эзтабарлар отрядының чираттагы экспедициягә чыгуына багышланган тантаналы митинг узды.
Чарага район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, хезмәт коллективлары вәкилләре, шәһәр мәктәпләреннән укучылар, тармак технологияләре техникумы студентлары, юнармиячеләр җыелды.
Ольга СТРЕЛОВА
Безнең эзтабарлар “Хәтер вахтасы” Бөтенроссия акциясендә инде тугызынчы ел рәттән катнашып, Бөек Ватан сугышы елларында канлы бәрелешләр барган урыннарга экспедициягә чыгалар. Бу дәвердә алар һәлак булган батырларның исемнәрен ачыклау, аларны мәңгеләштерү буенча зур эш башкардылар. Сугыш тәмамланганга инде җитмеш елдан артык вакыт үтсә дә, яу кырларында башын салган меңләгән сугышчының әлегә исемнәре ачыкланмаган. Исемлекләрдә алар турында “хәбәрсез югалган” дип язылган, ә туганнары якыннарының язмышы турында әлегә кадәр берни белмиләр.
Быел эзтабарлар Хәтер вахтасын инде өченче тапкыр Смоленск өлкәсендә үтәчәк. Экспедицияләрнең эшләү дәверендә “Болгар” отряды 102 сугышчының җәсәден күтәрде, бүгенге көндә алар арасында 19 кешенең исемнәре ачыкланды.
Экспедициягә китүчеләргә район башлыгы Камил Нугаев мөрәҗәгать итеп, аларга хәерле юллар, эшләрендә уңышлар теләде һәм хәбәрсез югалган солдатларның язмышларын ачыклауга керткән зур өлеш өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.
Отряд җитәкчесе Борис Андреянов исә бу эшне бар тырышлыгын куеп башкарачакларына вәгъдә бирде. Ул шулай ук якташыбыз Николай Михайлович Бушевның оныгына Смоленск өлкәсенең Холм-Жирковский районында урнашкан туганнар каберлегенең фоторәсемен һәм шушы каберлектән алынган җир белән капсуланы тапшырды.
Социаль проектлар үзәгенең “Доброделание” автономияле коммерциянеке булмаган оешма директоры Надежда Шәрипова яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше һәм “Бөек Җиңү эзләре буйлап” тарихи реконструкцияне уздыруда ярдәм итүе өчен Борис Андреяновка, кадетлар мәктәбе директоры Евгений Савиновка, Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллинага, район Мәдәният йорты завхозы Александр Никифоровка рәхмәт әйтте һәм эзтабарларга бүләк – электр пычкысы тапшырды.
Исемсез батырлар һәм хәбәрсез югалган солдатлар, Ватаныбыз азатлыгын яклап һәлак булган һәр кеше истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев