Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Халыкны кабул итте

Россия федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина укучылар белән ачык дәрес уздырды һәм халыкны кабул итте.

Шәһәрдәге беренче урта мәктәпнең өлкән класс укучыларына ул федераль монополиягә каршы хезмәтнең нәрсә икәнен, аның төп юнәлешләрен аңлатып бирде. Презентацияләр, видеоязмалар, тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә укучылар ведомствоның эше, аның кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдеререлгән бурычлары белән таныштылар.

Кабул итү барышында исә теләге булган кешеләр монополиягә каршы хезмәт вәкиленә үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар. Мәсәлән, муниципаль сатып алулар өчен җаваплы идарәчеләрне күбесенчә аукционнар, торгилар үткәрү кагыйдәләре кызыксындырды. Аларның барысына да ачык җаваплар бирелде.

Шулай ук үз эшеңне оештыру, башка сораулар буенча да аңлатмалар бирелде. Һичшиксез, боларның барысы да сорау бирүчеләргә киләчәктә закон кысаларында эшләргә, гамәлдәге законнарны бозмаска ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев