Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кем тәмлерәк пешерә?

"Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухнясы" дигән традицион конкурска йомгак ясалды

Ул ТР Промышленность һәм сәүдә министрлыгы инициативасы, ә бездә район башкарма комитеты булышлыгы белән өченче тапкыр үткәрелә. Җәмәгать туклану предприятиесе конкурсантлары жюри һәм килгән кешеләр игътибарына төрле халыкларның ризыкларын әзерлиләр һәм үзләре презентация ясыйлар. Жюри бәя биргәндә өстәлнең һәм залның бизәлешен, хезмәт күрсәтү осталыгын, хәйрия акцияләре үткәрүне исәпкә ала.

Конкурста "Для Вас" кафесы абсолют җиңүче дип табылды. Аның мөдире Ольга Абрамовага ТР Промышленность һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

"Спас оптторг" оешмасы "Рус кухнясы традицияләрен саклавы өчен", "Эдем" кафесы "Татар ашлары традицияләрен саклавы өчен", "Сако" кафесы "Көнчыгыш халыклары ашларын тәкъдим итүдә кыюлык һәм осталык өчен" номинацияләрендә җиңеп чыктылар. Җиңүчеләргә район башлыгы Камил Нугаев истәлекле призлар тапшырды.

Конкурста катнашу осталар өчен дә файдалы булды, чөнки алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алдылар.

Бер теләк: икенче тапкыр конкурста катнашучылар күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс йомгак “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның милли кухнясы”