Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңелләрне сафландыра торган бәйрәм

Узган җомгада Болгардагы Ислам академиясендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган традицион республикакүләм Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Тәлгат  ҖАМАЛЕТДИНОВ

Академиянең конференц-залына Татарстаннан гына түгел, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән имамнар, дини белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре җыелды. Бәйрәм чараларында катнашучылар арасында Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, Болгар Ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, республика мәчетләре коръән-хафизлары, Ханты-Манси автоном округыннан, Байкал аръягы краеннан, Иваново, Ульян өлкәләреннән, Башкортостаннан һәм башка төбәкләрдән килгән дин эшлеклеләре катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бу елның 28 октябрендә кояш баеганнан соң, һиҗри календаре буенча мәртәбәле айларның берсе – Рәбигыль-әүвәл ае башланды. Бу ай – Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) туган ай. “Мәүлид” сүзе гарәпчәдән “туу”ны, “Мәүлид ән-Нәби” Аллаһ Илчесенең (с.г.в.) дөньяга килүен аңлата. Элек, мәсәлән, бу бәйрәм турында хәтта сөйләргә дә ярамаган, шуңа карамастан, милләттәшләребез аны бергәләп уздыру җаен тапкан. Шөкер, чорлар үзгәрә, кешеләрнең үз традициясенә, гореф-гадәтләренә карашы да тамырдан үзгәрде. Мәүлидне зурлап билгеләп үтә башладылар, Пәйгамбәребез (с.г.в.) туган көнгә багышланган чарада катнашырга теләүчеләр саны арта бара. Быел бу чарага килүчеләр саны, мәсәлән, өч йөзгә якын иде. Бу күп нәрсә турында сөйли...
–Республикабыз хөкүмәте, шәхсән үз исемемнән барыгызны да  әлеге бөек бәйрәм белән тәбрик итәм, – диде дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп Камил Нугаев. – Татарстанда рухи дөньябызны ныгытуга зур игътибар бирелүенә шатланмый мөмкин түгел. Бездә мәчетләр саны арта бара, дини уку йортлары эшләп тора. Болгардагы Ислам академиясенә дә зур өметләр баглыйлар, биредә никадәр талантлы яшьләр белем ала. Моның өчен ил һәм республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Барыгызга да саулык, бәхетле тормыш һәм тынычлык телим!
– Мәүлид – изге бәйрәмнәребезнең берсе, –дип билгеәп үтте үзенең чыгышында Башкортостан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Айнур хәзрәт Биргалин. – Җәмгыятебездә Пәйгамбәребез Мөхәммәтне (с.г.в.) олылау, аның тормышын өйрәнү өчен мөмкинлекләр арта. Моңа ничек сөенмисең...
Ул һәм башка чыгыш ясаучылар борынгы Болгар җиренә изге бәйрәмдә катнашырга килүчеләргә ихластан рәхмәт әйттеләр, бу чараның республика һәм илебез мөселманнары тормышында зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.
Кичәнең хедлайнеры, Төркиянең күренекле нәшидләр башкаручысы Мәхмәд Әмин Ай булды. Ул бәйрәм программасы барышында кунакларны дини җырлар белән сөендерде. Шулай ук Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков һәм “Саф” ансамбле башкаруында Мәүлид бәйрәменә багышланган мөнәҗәтләр һәм бәетләр яңгырады. Соңыннан Мәхмәд Әмин Ай изге Коръәннән сүрәләр укыды һәм милләттәшләребезне чын йөрәктән изге гамәлләр кылырга чакырды. Әйе, чын йөрәктән башкарылган гамәлләр генә кабул була. Ә игелек ул беркайчан онытылмый, иясенә мең мәртәбә яхшылыклар булып кайта. Рухи байлыкның асылы әнә шуннан гыйбарәт тә инде...
Бәйрәм тәмамланганнан соң милләттәшләребез ил-көнгә иминлек теләп Ак мәчеттә намаз укыдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев