Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңелле ял иттеләр

Кышкы каникул чорында ике йөздән артык бала мәктәп яны көндезге лагерьларында ял итте. Алар районның тугыз мәктәбе һәм "Регата" балалар техник иҗат станциясе базасында оештырылды. Ял итү программаларына кызыклы конкурслар, викториналар, башка күңел ачу чаралары керде. Мәсәлән, кадет интернат-мәктәбе укучылары Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар. Санаторий мәктәп-интернат укытучылары "Мультландия иленә...

Кышкы каникул чорында ике йөздән артык бала мәктәп яны көндезге лагерьларында ял итте.
Алар районның тугыз мәктәбе һәм "Регата" балалар техник иҗат станциясе базасында оештырылды. Ял итү программаларына кызыклы конкурслар, викториналар, башка күңел ачу чаралары керде. Мәсәлән, кадет интернат-мәктәбе укучылары Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгында экскурсиядә булдылар. Санаторий мәктәп-интернат укытучылары "Мультландия иленә чакырабыз" дигән чара үткәрделәр, ә Балалар иҗат йорты берләшмәсе җитәкчеләре кышкы күңел ачу уеннары оештырдылар. "Октябрь" кинотеатрында балалар өчен "За тридевять земель" Россия мультфильмнар җыентыгын карау оештырылды. Кыскасы, кышкы каникул күңелле һәм файдалы чараларга бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев