Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Күңеле белән һаман укытучы...

Шәһәрдә яшәүче Надежда Каргина күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынын район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Надежда Васильевнага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып, озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр. Хезмәт юлын ул...

Шәһәрдә яшәүче Надежда Каргина күптән түгел үзенең туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынын район башлыгы Камил Нугаев, ветеран оешмалары советы рәисе Михаил Тюленев, социаль хезмәт вәкилләре котлады. Надежда Васильевнага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырып, озак еллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр.
Хезмәт юлын ул ерак 1947 елда, Алабуга педагогия институтын тәмалаганнан соң башлап җибәргән. Утыз елдан артык Надежда Васильевна санаторий интернат-мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән. Үзе әйтүенчә, эшен бик яраткан, укучыларын, хезмәттәшләрен хөрмәт иткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан.
Педагогия хезмәте ветераны бүген якыннары һәм туганнарының даими игътибарын тоеп, үткәннәрен хәтерендә яңартып яши.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X