Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Казанга барып кайттылар

Ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче "НАЗ" хәйрия фонды ярдәме белән безнең районнан 13 балага республика башкаласына бару мөмкинлеге тудырылды. Балалар зоопаркта булдылар, Юдинода балалар тимер юлын ачуда катнаштылар, яшь тамашачы театры клоуннары белән аралаштылар, ә туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Күчтәнәчләр салынган пакет шулай ук һәр...

Ятим һәм инвалид балаларга ярдәм итүче "НАЗ" хәйрия фонды ярдәме белән безнең районнан 13 балага республика башкаласына бару мөмкинлеге тудырылды.
Балалар зоопаркта булдылар, Юдинода балалар тимер юлын ачуда катнаштылар, яшь тамашачы театры клоуннары белән аралаштылар, ә туган көннәрен билгеләп үтүче балаларны котлап, бүләкләр тапшырдылар. Күчтәнәчләр салынган пакет шулай ук һәр балага да тапшырылды.
Балаларны яклау көнендә мондый сәяхәтләр инде өченче ел рәттән оештырыла. Укучыларны Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү педагогы Юлия Симанова, медицина хезмәткәре, эчке эшләр бүлеге вәкиле озатып бардылар. Ольга белән Николай Шишкиннар гаиләсе иганәче ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев