Яңа тормыш
  • Рус Тат
  • Казанда булып кайттылар

    Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсеннән 15 бала күптән түгел республикабыз башкаласы Казанда булып кайттылар. Бу мөминлек аларга "НАЗ" ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан бирелгән. Балалар яшь тамашачылар театрында "Сихри ярминкә" спектаклен караганнар, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казанның башка истәлекле урыннарында булганнар. Бу сәяхәттә аларны өстәмә белем...

    Балалар иҗат йорты каршындагы "Маячок" берләшмәсеннән 15 бала күптән түгел республикабыз башкаласы Казанда булып кайттылар.
    Бу мөминлек аларга "НАЗ" ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү фонды тарафыннан бирелгән. Балалар яшь тамашачылар театрында "Сихри ярминкә" спектаклен караганнар, Татарстан Республикасы Милли музеенда, Казанның башка истәлекле урыннарында булганнар. Бу сәяхәттә аларны өстәмә белем бирү педагогы, медицина хезмәткәре, эчке эшләр бүлеге вәкиле озатып йөргән.
    Мондый сәяхәтләр "Маячок" балалары өчен инде беренче тапкыр гына оештырылмый. Ә иганәче ярдәмен аларга Шишкиннар гаиләсе күрсәткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: