Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кайбер мәсьәләләрне хәл итү җаен таптылар

Әле шушы көннәрдә генә “Бердәм Россия” партиясенең җирле кабул итү бүлмәсендә ТР Дәүләт Советы депутаты Татьяна Воропаева халыкны борчыган сораулар буенча кабул итте.

Депутатка дүрт кеше мөрәҗәгать итте.
Шәһәрдә яшәүче бер хатын-кызны даруханәдән льготалы рецепт буенча дарулар алу проблемасы борчый. Ул шикәр авыруыннан интегә һәм март аеннан бирле льготалы рецепт буенча дару ала алмый. Проблеманы тиз арада хәл иттеләр: депутат табибка, аннан соң үзәк даруханәгә шалтыратты. Даруханә мөдире әйтүенчә, шушы көннәрдә дару кайтарылган, аны килеп алырга була.
Кабул итү барышында эчә торган суның сыйфатсыз булуыннан зарланучылар да булды. Кызганыч, бу мәсьәләне тиз генә хәл итү мөмкин түгел, су капкасының куәтен арттыру һәм җир астындагы тузган иске торбаларны алмаштыру өчен күп акча кирәк. Бу елның март аенда район башлыгы бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм күрсәтүне үтенеп республика Президентына хат юллаган. Бу елга шәһәрдә 1,2, Приволжск поеселогында – 2,4, Өчкүлдә 3 километр су торбаларын тулысынча алмаштыру буенча эшләр билгеләнгән. Бу максатлар өчен 8,7 миллион сум акча тотылачак. Татьяна Воропаева әлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә булышачагын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев