Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Кадетларга – батыр якташларыбыз турында

Болгар музей-тыюлыгы хезмәткәрләре П.А.Карпов исемендәге кадетлар мәктәп-интернат укучылары өчен “Хәтердә онытылмый саклана” дигән очрашу үткәрделәр.

Әлеге чара “Батырларның даны мәңгелек” күргәзмәсе ачылу уңаеннан “Россия кадетларының музейдагы бер көне” акциясе кысаларында үткәрелде.

Җиденче класс кадетлары Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр якташларыбызга багышланган әңгәмәдә актив катнаштылар. Алар Советлар Союзы Геройлары Павел Гурьянов, Петр Лихачев, Александр Беркутов, Григорий Машанин, Степан Спирьков, Дан орденнарының тулы кавалерлары Николай Зотов, Павел Карпов, Алексей Башкиров батырлыклары турында сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңладылар. Әлбәттә инде, укучылар Павел Алексеевич Карпов белән бәйле истәлекләрне (мәктәпкә аның исеме бирелгән) кадерләп саклаулары, сугыш каһарманының туганнары белән ничек очрашулары хакында сөйләделәр. Соңыннан музейда оештырылган күргәзмә белән таныштылар.

Фото: http://vbolgar.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев